Логотип
Хәбәрләр

Татарда секс юк, ягъни татар артистлары алай «бозык» түгел!

Зиннур Хөснияр үзе: “Мин үземнең “Хур кызлары” китабын яңадан укый алмыйм!” – дип белдерде. Ни сәбәпле икән?

“Хур кызлары” романының аудионөсхәсен “Сәхнә”дә бастырганга бер ел булып килә. Узган җәй ул аерым китап булып та басылып чыкты. Шул уңайдан романның авторы Зиннур Хөснияр адресына һаман төрле дәгъвалар ява, “пачкалап”  ризасызлык белдергән хатлар килә тора. Әлеге хатларның икесен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Аңа кадәр китапның эчтәлеге хакында кыскача берничә сүз. Романда сүз яшь артист кызлардан нинди юллар белән фахишә ясау хәлләре сурәтләнә. Һәм әсәрең төп темасы: “Дөньяда Татар кызы дигән Матурлык һәм Сафлык була!”

Тик ул Матурлык бүген безнең кызларыбызда, актрисаларыбыз  арасында ни дәрәҗәдә икән дигән сорау куя автор үзенең “Хур кызлары” китабында.

“Хур кызлары” китабында татар кызлары арасында фахишәләр бар дигән шик белдерелә. Мин моның белән килешмим! Татарда секс юк! Бу кызларыбызга яла ягу!” – дип кискен рәвештә фикерен белдерә Тукай районыннан С.Габделгалимова атлы укучыбыз.

Икенче хат Апас ягыннан: “Китапта сурәтләнгән хәлләр татарга ят күренеш! Гомерем буе укытучы булып эшләдем, без әйбәт, намуслы  кызлар тәрбияләдек!” Хат шактый озын һәм аның авторы “салулый”, ягъни төрле темаларга кереп кереп ала. Шуңа күрә төп фикерен генә җиткердек. Фамилиясен дә атап китәбез,  чөнки ул “исемем редакция өчен генә” димәгән: Т.Г. Әмирзянова атлы укучыбыздан килгән хат ул.

Әлбәттә, киләчәктә автор әлеге сорауларга җавап бирергә, кыскасы, бу турыда зур сөйләшүгә чакырырга ниятли. Тик, аңа кадәр, башка фикерләр белән дә танышырбыз.

Тагын бер кызык нәрсә бар, ул да булса, Зиннур Хөснияр үзе: “Мин үземнең “Хур кызлары” китабын яңадан укый алмыйм!” – дип белдерде. Ни сәбәпле икән?

Тагын да тетрәндергәне язучының: “Бу әсәрем өчен мине кызлар тотып атсалар да сүз әйтмәс идем!” – диде ул бер әңгәмәсендә. Хәер, бу хакта киләчәктә сүзләр һәм авторның “тәүбәсе” билгеле булыр. Вәгъдә итәбез. Хәзер фикерләр, тәэсирләр һәм кайнар тойгылар белән уртаклаша торыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк