Логотип
Хәбәрләр

«Татарга гына тәти булып калырга димәгән!»

К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында И. Зәйниевнең «Мәдинә» пьесасының премьерасы әзерләнә. Автор һәм режиссёр Илгиз Зәйниев спектакльнең жанрын «гыйбрәтле хәл» дип билгели: төп геройлар Җәүдәт белән Мәдинә бер-берсен яраталар, әмма, байлыкка кызыгып, егет башкага өйләнә. Шулай да алар очрашып йөрүләрен туктатмыйлар. Шул рәвешле спектакльгә мәхәббәт өчпочмагы килеп керә.

Спектакльдә тавыш күтәрү, сугышу сәхнәләре һәм җенси мөнәсәбәтләргә ишарә булганлыктан, яшь чикләве 18+ дип бирелә. Шунысы үзенчәлекле – пьеса ак шигырь белән язылган. Бу әсәрдә автор тамашачыга драматург буларак кына түгел, шагыйрь буларак та ачыла.

Төп героиня Мәдинәне башкаручы актриса Резедә Сәләхова:

«Пьесаны беренче тапкыр укып чыккач, анда катнашуга каршы килдем. Бу татар театры өчен кирәк әсәрме икән, татар менталитеты аны кабул итә алырмы, дигән сораулар туды. Илгиз Зәйниев «Аны ничек куясың һәм ничек башкарасың – барысы да шуннан торачак», – дип ышандырды. Спектакльнең темасы да четрекле. Үлчәүнең бер тәлинкәсендә намус һәм иман булса, икенчесенә гөнаһ һәм җәза төшенчәләре куелган. Яшь чикләве 18+ дип бирелсә дә, биредә үбешүчеләр дә, шәрә йөрүчеләр дә булмаячак. Илгиз әлеге сәхнәләрне башкача хәл итте. Ләкин идеясе шул икәне һәркемгә аңлашылачак».

Татар сәхнәсенә хас булмаган темага алынуын режиссёр Илгиз Зәйниев «Татарга гына тәти булып калырга димәгән, мәхәббәтнең икенче ягын да күрсәтергә кирәк», – дип аңлата.

7, 8 һәм 20 апрельдә К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында күрешербез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк