Татарстанда аналарга өстәмә ял бирергә тәкъдим иттеләр
ТР Министрлар Кабинеты 27 ел элек гамәлгә куелган документка үзгәрешләр кертте. (Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Татарстанда аналарга өстәмә ял бирергә тәкъдим иттеләр. Татарстан Министрлар Кабинеты...
ТР Министрлар Кабинеты 27 ел элек гамәлгә куелган документка үзгәрешләр кертте.
(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Татарстанда аналарга өстәмә ял бирергә тәкъдим иттеләр. Татарстан Министрлар Кабинеты 1991 елда ТАССР Министрлар Советы карарына үзгәрешләр кертте. Бу хакта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил порталында хәбәр ителә.
Әлеге документта аналарга һәм балаларга өстәмә ярдәм итү турында әйтелә. Яңа үзгәрешләр буенча, эшләүче аналарга ай саен өстәмә ял көне бирелергә мөмкин.
Документта бишенче пункт үзгәртелүе турында билгеләп үтелә. Яңа үзгәрешләр 16 яшькәчә балалары булган хезмәткәрләргә игътибар бирергә тәкъдим итә.
“Эш белән тәэмин итүчеләргә 16 яшькәчә баласы булган аналарга атна саен 2 сәгать ял яки айга 1 ял көне бирергә, бу көнне эш бирүче хисабына өлешчә яки тулысынча түләргә тәкъдим ителә”, - диелгән карарда.
Буш вакыт яки ял бирү тәртибе һәм шартлары норматив актлар яки оешманың коллектив килешүе буенча билгеләнә. Бу яңа үзгәрешләр тулы булмаган ставкада эшләүче яки ялда булучыларга кагылмый.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк