Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда Чечен Республикасының танылган «Нохчо» җыр һәм бию ансамбле үзенең юбилеен бәйрәм итә

Чечен Республикасының танылган «Нохчо» дәүләт җыр һәм бию ансамбле 30 еллык юбилеен Татарстан буенча гастрольләр туры белән бәйрәм итә. Коллектив республика шәһәрләрендә һәм районнарында Чечняның Беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт-Хаҗи Кадыйровның тууына 70 ел тулуга багышланган «Гореф-гадәтләрне саклаучы Нохчо» концерт программасын тәкъдим итә.

Чечен Республикасының танылган «Нохчо» дәүләт җыр һәм бию ансамбле 30 еллык юбилеен Татарстан буенча гастрольләр туры белән бәйрәм итә. Коллектив республика шәһәрләрендә һәм районнарында Чечняның Беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт-Хаҗи Кадыйровның тууына 70 ел тулуга багышланган «Гореф-гадәтләрне саклаучы Нохчо» концерт программасын тәкъдим итә. Ул үз эченә милли фольклорның бөтен матурлыгын һәм гүзәллеген, композицион күптөрлелекне һәм яшь дәртне алган.

Кичә «Нохчо» җыр һәм бию ансамбле үз программасын Казанда тәкъдим итте. Казанлылар һәм татар башкаласы кунаклары иң яхшы номерларны: дәртле биюләрне, якты хореографик куелышларны, лирик композицияләрне һәм халык җырларын бәяли алды. Алар арасында «Къонаха» вокаль-хореографик куелышы, «Г1ург1езий безам» һәм «Листопад» лирик кызлар биюләре, «Нохчийн кеп», «Нохчийчоь» һәм «Мехкан дай» биюләре, «Горянка», «заахало» һәм «Шира дийцар» җырлары бар.

«Чечен Республикасының «Нохчо» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең талантлы артистлары үз биюләре аша безгә тарихларын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен күрсәтә. Сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм һәм бәхет, сәламәтлек, иҗади уңышлар телим! Аллаһы Тәгалә һәрвакыт сезгә рәхмәтен бүләк итсен», - дип мөрәҗәгать итте сәхнәдән ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова.

Кызлар төркеме сәхнәдә Чечен халкының нәзакәтен һәм тыйнаклыгын, ә егетләр – үз милләтләренә хас булган батырлык һәм көчен күрсәтте. Ансамбльдә катнашучылар җыр һәм бию аша кавказ халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштырды. Артистлар хәтта коралланып, кылыч һәм пычак ярдәмендә тарихи сугыш сәхнәсен дә күрсәтте.

Концерт алдыннан ансамбльдә катнашучылар татарстанлылар белән үз тәҗрибәләрен уртаклашты. Алар «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре, «Дорога из города» һәм «Изумрудный город» коллективларында тәрбияләнүчеләр өчен мастер-класс үткәрде.

Чечня ансамбленең җырларын һәм биюләрен шулай ук Мамадыш, Алабуга, Лениногорск, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Нурлат һәм Чистайда җылы кабул иттеләр. Гастроль турының финал аккорды Бөгелмәдә узасы концертта яңгыраячак.

Коллектив гастрольләре «Без – Россия» федераль программасы кысаларында РФ Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә оештырылды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Нохчо» ансамбле концертлары «РОСКОНЦЕРТ», Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды ярдәме белән уза.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк