Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда "Ел табибы-2018" исеме билгеле булды

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Ел табибы-2018" исеменә лаек табиб игълан ителде. Әлеге мәртәбәле исемне Казан шәһә...

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Ел табибы-2018" исеменә лаек табиб игълан ителде. Әлеге мәртәбәле исемне Казан шәһәре Сугыш ветераннары госпитале табибы Резеда Бодрова яулады.

Резеда Бодрова исемен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан итте. 

  • Резеда Бодрова - югары категорияле физиотерапевт, медицина фәннәре докторы, Кпзанның Сугыш ветераннары госпиталенең Реабилитация үзәге фәнни җитәкчесе. Резеда Бодрова җитәкчелегендә Идел буе федераль округында беренчеләрнең берсе булып реабилитация бүлеге ачыла, анда бүген алдынгы медицина технологияләре кулланыла.

Бүген биредә "Ак чәчәкләр-2018" бәйгесенә йомгак ясалды. "Ел табибы", "Елның медицина хезмәткәре", "Беренчел звеноның иң яхшы табибы", "Сәламәтлек саклау легендасы", "Уникаль очрак" номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнде. "Сәламәтлек саклау өлкәсе легендасы" номинациясеннән тыш, һәркайсында 3 кандидатура тәкъдим ителгән булган.

Бәйгедә катнашу өчен 152 гариза тапшырылган. Чагыштыру өчен, былтыр 146 гариза кабул ителгән булган.

  • "Ак чәчәкләр" республика бәйгесе Казанда 2008 елдан бирле ел саен уздырыла. Конкурс күренекле татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның ак халатлы табибларга багышланган "Ак чәчәкләр" романына багышлап исемләнгән. Бәйге һөнәри осталыкны камилләштерүгә өстәмә этәргеч бирүгә, медицина хезмәткәре һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Быел бәйге унберенче тапкыр уздырыла. Ел саен берничә номинациядә җиңүчеләр билгеләнә. Җиңүчеләрнең берсенә төп приз автомобиль бүләк итү күркәм традициягә әйләнде.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк