Логотип
Хәбәрләр

Татарстанга әбиләр чуагының өченче дулкыны килә

Төбәк антициклон йогынтысында калса, республикага кабат җылы көннәр киләчәк. Октябрь башында Татарстанга әбиләр чуагының өченче дулкыны килергә мөмкин. Республика антициклон йогынтысында калса, темпе...

Төбәк антициклон йогынтысында калса, республикага кабат җылы көннәр киләчәк.

Октябрь башында Татарстанга әбиләр чуагының өченче дулкыны килергә мөмкин. Республика антициклон йогынтысында калса, температура күтәрелү көтелә. Бу хакта КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенецев белдерде дип яза уку йортының матбугат хезмәте.

Әбиләр чуагының икенче дулкыны республикада узган ялларда булды. Татарстанда һава торышы төньяк-көнбатыштан килгән циклон нәтиҗәсендә үзгәрде. Алдагы көннәрдә фронт узу көтелә, шул сәбәпле тәүлек эчендә айлык норманың чиреге – 9-10 мм явым-төшем көтелә, диде галим.

Һава температурасы уртача көнлек нормага җитте, ә атна ахырына аннан бераз түбән төшәргә мөмкин. Гомумән алганда, Татарстанда 2018 елның сентябре гадәттәгедән 3-4 градуска җылы булачак.

Юрий Переведенцев сүзләренчә, быелгы август һәм сентябрь метеокүзәтүләр тарихына иң җылылары булып кереп калачак.

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк