Логотип
Хәбәрләр

Татарстанның халык артисты Фәрит Шиһапов вафат

Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе доценты һәм Әлмәт драма театрының элеккеге директоры Фәрит Шиһапов вафат.

Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе доценты һәм Әлмәт драма театрының элеккеге директоры Фәрит Шиһапов вафат. Бу хакта Әлмәт театры инстаграм сәхифәсе аша хәбәр итте.

«Хезмәттәшебезнең якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр», – дип язылган әлеге хәбәрдә. Үлем сәбәбе хәбәр ителми.

Фәрит Зөфәр улы Шиһапов (1951 елның 5 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Карамалы) – музыкант (трубада уйнаучы, концертмейстер), Татарстанның мәдәният эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә симфоник оркестр директоры (1999–2001 елларда), Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры урынбасары (2001—2002 елларда), Әлмәт татар драма театры директоры (2002—2004 елларда), Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры урынбасары (2005–2007 елларда), «Яңа музыка» ансамбле директоры һәм Софья Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге директоры в. в. б. (2007–2011 елларда), Казан дәүләт консерваториясе доценты. ТАССР атказанган (1987) һәм ТР халык (1995) артисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк