Логотип
Хәбәрләр

Театр фасадларына афиша элү мәсьәләсен хәл итүгә министр Ирада Әюпова кушыла

 Дәүләт мәдәни оешмалары фасадларында афиша һәм баннерларны урнаштыру мәсьәләсен Казан башкарма комитетында карауны көзгә күчерделәр. Шәһәрнең күп кенә театр һәм концерт заллары алдында кискен торган...

 Дәүләт мәдәни оешмалары фасадларында афиша һәм баннерларны урнаштыру мәсьәләсен Казан башкарма комитетында карауны көзгә күчерделәр. Шәһәрнең күп кенә театр һәм концерт заллары алдында кискен торган сорауны хәл итүгә Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова да кушылды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында В. Качалов исемендәге Зур рус драма театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский әйтте.

  • Казан Шәһәр төзелеше һәм архитектура идарәсенең мәдәни мирас объектларында урнашкан мәдәни оешмаларага карата шикаяте турында билгеле булды. Аларга фасадны каплап торучы баннерларны, афишаларны, элмә такталарны алырга кушылган иде.

Мондый карар белән күп кенә оешма җитәкчеләре риза булмады – инде берничә ай дәвамында сөйләшүләр алып барыла, элмә такталар алына һәм кабаттан барлыкка килә. Александр Славутский фикеренчә, әлеге проблема Татарстан һәм Россия законнарының каршылыклы булуы аркасында килеп чыккан.

"Дәүләт мәдәни оешмаларының һәм коммерцияле оешмаларның реклама урнаштыру хокукларын тигезләргә ярамый", - диде Александр Славутский

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк