Тинчурин театры актрисасын котлыйбыз!

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Мөссәләмова Айсылу Илнур кызының гомер бәйрәме. Бу хакта театрның инстаграм аккаунты хәбәр итә.
Мөссәләмова Айсылу Башкортостан Республикасының Илеш районы Карабаш авылында 1992 елның 26 декабрендә дөньяга килә. 2015 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын (хәзер институт) тәмамлый. Тинчурин театрында шулай ук 2015 елдан хезмәт итә башлый.
Котлауларга кушылып, без дә актрисаны туган көне белән тәбриклибез! Исәнлек-саулык, иҗади уңышлар һәм яңадан-яңа матур рольләр теләп калабыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
21 гыйнвар 2021 - 15:19
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан