Логотип
Хәбәрләр

Тинчурин театры артистлары җәйге ялдан чыктылар

Тинчурин театрында «Полиционер» спектакле премьерасына әзерлек дәвам итә.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары җәйге ялдан соң эшкә чыкты. Бүгенге көндә Илгиз Зәйниевнең «Полиционер» әсәре буенча сәхнәләштереләчәк спектакльгә әзерлек бара.

Сатирик комедия жанрындагы спектакль 87 нче театраль сезонның беренче премьерасы булыр дип көтелә.  Биредә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов; Татарстанның халык артисткасы Зөләйха Хәкимҗанова; Татарстанның атказанган артистлары – Ренат Шәмсетдинов, Харис Хөснетдинов, Гүзәл Гайнуллина, Гөлчәчәк Хафизова, Рөстәм Гайзуллин, Зөлфия Вәлиева һәм театрның яшь артисты – Эдуард Никитин катнашачак. Режиссёры – Туфан Имаметдинов.

Премьераны көтеп калабыз!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк