Тинчурин театры “Ефәк баулы былбыл кош” спектаклен Чувашиядә һәм Ульяновскта күрсәтәчәк
Бу атнада Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры күренекле татар язучысы һәм драматургы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган "Ефәк баулы былбыл кош" спектаклен Россиянең ике төбә...
Бу атнада Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры күренекле татар язучысы һәм драматургы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган "Ефәк баулы былбыл кош" спектаклен Россиянең ике төбәгендә – Чувашия Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә тәкъдим итәчәк. Бүген, 4 апрельдә 19.00дә, мелодрама Чувашия Республикасының Комсомольск районы Урмай авылы мәдәният йортында, 6 апрельдә 18.00дә Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә күрсәтеләчәк.
“Ефәк баулы былбыл кош” – тамашачы тарафыннан аеруча яратып кабул ителгән һәм гастрольләргә иң еш чыга торган спектакльләрнең берсе. Әлеге спектакль белән труппа Татарстанның күп кенә авылларында, район үзәкләрендә һәм шәһәрләрендә, шулай ук Мәскәүдә, Самарада гастрольләрдә булды. Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган мелодраманың режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Төп рольдә – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова. Мелодрамада шулай ук Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов, Татарстанның атказанган артистлары Люция Галләмова, Сәлим Мифтахов, Лилия Мәхмүтова һәм яшь артистлар Лилия Камалиев, Айдар Фәтхрахманов катнаша.
Спектакльдә вакыйгалар табигатьнең гүзәл почмагында – ямьле күл буенда бара. Биредә ветераннар өчен картлар интернат-йорты урнашкан. Анда тәрбияләнүчеләрне язмыш төрле юллар белән шунда китергән. Кемдер
гаиләсен сугыш елларында югалткан, икенче берәүләр балалары исән булып та ятим калган. Төп герой Рәшидәнең дә кайчандыр үз гаиләсе булган. Әмма, өч улы сау-сәламәт була торып та, ул бүген гомер көзен картлар йортында уздырырга мәҗбүр.
Кайсы яманрак: якыннарыңны югалтып, караучысыз калумы, әллә балаларың булып та, аянычлы картылыгыңны ялгыз каршылаумы? Мәхәббәт, изгелек һәм мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр белән сугарылган әлеге спектакль шушы сорауларга җавап эзли.
Спектакль 2 сәгать 20 минут бара.
К.Тинчурин исемендәге
Татар дәүләт драма һәм комедия
театры матбугат хезмәте
Тел.:(843) 236-53-43
Моб.: 89274565023
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк