Логотип
Хәбәрләр

«Тиздән өчәү булабыз, Аллаһ боерса!»

Популяр алып алып баручы, пародия һәм нәфис сүз остасы Алмаз Мирзаянов ике ел элек Теләче кызы, җырчы Зөлфирә Шәйдуллина белән тормышын бәйләде. Бүгенгесе көндә алар парлы җырчылар буларак чыгыш ясыйлар.

Популяр алып алып баручы, пародия һәм нәфис сүз остасы Алмаз Мирзаянов ике ел элек Теләче кызы, җырчы Зөлфирә Шәйдуллина белән тормышын бәйләде. Бүгенгесе көндә алар парлы җырчылар буларак чыгыш ясыйлар.

Соңгы арада теге, яки бу артист әти-әни булырга җыена дигән хәбәрләр еш ишетелә. Шул исәптән Алмаз да кызыклы пост урнаштырды, янәсе аларның дә гаиләләре тиздән ишәячәк.

«Мине сине Аллаһтан сорадым. Бергә булуы шундый рәхәт дип уйлап утырдым әле бүген икәүдән-икәү генә булганда! Тиздән өчәү булабыз, Аллаһ боерса! Берәр сәгатьтән! Әби аштан кайткач!» – дип көлә Алмаз.

Инстачылар шаяртуын аңлап, үзләре дә шаярталар һәм матур теләкләрен җиткерәләр. 

«Үтерәсез сез. Бирсен Ходай, өчәү, дүртәү, бишәү... уянган вакытлар»;

«Уррра, дип кычкыра яздым»;

«Мин сөенеп куйган идем тагын... Өчәү дә булырсыз, Аллаһ боерса, дүртәү дә. Гел шундый матур гаилә булып, бәхетле, бәрәкәтле гомерләр кичерергә язсын. Амин!»;

«В каждой шутке есть доля правды, диләрме әле?»;

«Безне әкрен генә әзерлисез инде алай булгач».

Фото: @almaz_mirzayanov

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк