Логотип
Хәбәрләр

Тырнак астыннан пычрак эзләмәгез!

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артист Әнвәр Нургалиевның тормыш иптәше Ирина белән опера карарга баруы җырчының Инстаграмын караучылар өчен чын мәгънәсендә зур «трагедиягә» әверелгән.

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артист Әнвәр Нургалиевның тормыш иптәше Ирина белән опера карарга баруы җырчының Инстаграмын караучылар өчен чын мәгънәсендә зур «трагедиягә» әверелгән.

Дөресрәге, Әнвәр Нургалиевның Башкорт опера һәм балет театрына баруы түгел, ә Инстаграмдагы бу хакта хәбәр иткән язмасы тамашачыларны шок хәлендә калдыра. Җырчының орфографик хаталарын күреп, шунда ук тәнкыйть яудырырга тотынган артистның инстадуслары. «Шул кадәр хата ясап язарга да кирәк бит», «Русча языгыз, бу хәтле хата килешә торган түгел» һ.б. тискәре эчтәлекле комментарийлар калдырганнар язылучылар.

Әнвәр үзен яклап, «Сез тырнак астыннан пычрак эзләмәгез инде, русча язсам, нигә русча яздың дисез. Орфографик хатаны төзәтеп була, ә менә хата эзләп, начарлык чокып яту чирен дәвалап булмый, апам», – дип җавап кайтарган.

Комментарийлар арасында Башкортстанның халык артистын яклап язучылар күбрәк, әлбәттә. «Сезнең ни эшегез бар, ул бит имтихан тапшырмый?», «Пенсионерларның эше юк, хата эзләп утыралар», «Әнвәр мәктәптә диктант язмагандыр бит, хата тикшереп утырасыз? Ошамый икән, карамагыз», – дип яраткан артистларына ярдәмгә килә халык.

Шулай да, артист кешене бар яктан да камил итеп күрергә күңеккән тамашачы андый хаталарны гафу итмәс, кайвакыт артистлар да үз тамашачыларының  киңәшләренә колак салсалар артык булмас иде. Татар шрифтын кулланмыйча язган татар артистлары да еш кына тәнкыйтькә дучар була. Бу очракта инде акланулар да кабул ителми, чөнки бүгенге смартфоннарда татарча шрифт ирекле рәвештә кулланыла. Һәркемгә уйланырга нигез бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк