Логотип
Хәбәрләр

Уч төбендә ‒ энҗе-мәрҗән (видео)

Шәәәп инде түлке! Кичә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында узган Р.Ваһапов исемендәге фестивальнең гала концерты турында әйтүем. Халкыбызның мәшһүр җырчысына быел 110 ел тулганын онытып...

Шәәәп инде түлке! Кичә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында узган Р.Ваһапов исемендәге фестивальнең гала концерты турында әйтүем. Халкыбызның мәшһүр җырчысына быел 110 ел тулганын онытып ташламагансыздыр инде, әйеме? Ә Ваһапов исемендәге фестиваль исә 15 сезонына төкле аягын басты. Затлы, мәгънәле, татарның талантлы ул-кызларын эзләп табып, аларны энҗе-мәрҗән югарылыгына күтәрә алучы бәйге ул. Кичәге концертта да без әлеге лауреатларның күбесе белән таныштык. Алар башкаруында Рәшит Ваһапов репертуарыннан классикларыбыз, татар халык җырларын ишетеп, кинәнеп утырдык. Артур Исламов, Рәнис Габбасов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм башка яшьләр янәшәсендә татар сәнгатенең югары баскычында торган бүгенге зур шәхесләребез ‒ Ринат Ибраһимов, Зилә Сөнгатуллина, Илһам Вәлиев, Айдар Галимовларны тыңладык. Күренекле татар шагыйрьләре шигърияте, Ваһапов биографиясен дә чагылдырган бәйрәм концерты берәүне дә битараф калдырмаслык иде. Р.Ваһапов фонды җитәкчесе ‒ Рифат Фәттаховның хезмәтенә афәрин генә диярлек. Әнә шулай тамчыдан күл җыя алганда гына татар җыр сәнгатеннән нафталин исе килмәс тә, балаларыбызга тапшырыр хәзинәбез затлы амәнәт булып саклана алыр...

Гөлнара Җәлилова

Фото һәм видео: Гөлнара Җәлилова

{mp4}8344{/mp4}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк