Логотип
Хәбәрләр

Уникаль гомер яшәргә!

Кыю фикерле, әмма үтә гади һәм ихлас. Аның җырларындагы тормыш фәлсәфәсе 20 ел узуына карамастан, бүген дә актуаль. Аларда бүген күпләребез әйтергә курыккан, йә булмаса эндәшми калган ачы хакыйкать ярылып ята. 2000 нче еллар башында татар сәхнәсенә оригиналь жанр белән бәреп керүче беренче татар рэперы Шәкур белән бу безнең беренче интервью.

  • «Булды китәм сәхнәдән, ул бернәрсә бирми миңа» диюеңнең сәбәбе ни иде?
  • Үземә артык игътибар яратмаганлыктандыр, мөгаен. Кайбер якыннарның, тирә-юньдәге кешеләрнең миңа карата мөнәсәбәте үзгәрүдә. Урамда йөргәндә кепка, йә капюшон киеп, танымасалар яхшы булыр иде дип йөри идем.
  • Татар эстрадасына оригиналь жанр алып менүчеләрнең берсе син идең, ялгышмасам. 2000 нче елларда барыбер эстрадага теләсә кемне кертмиләр иде. Ә син бөтенләй үзгә булып, урам стилендә килеп кергән рэпер. Ничек кабул иттеләр сине ул чакта?
  • Консерватив сәхнә ничек кабул итсен инде? Бүгенге көндә ул норма буларак кабул ителер иде, ә теге вакытта рэп рус эстрадасында да киң массада таралмаган иде, менә уйлап кара инде үзең. Җырларда каеннар, чишмә, авыл һәм сандугачлар түгел, ә яшьләр өчен актуаль тормыш проблемалары яңгырый башлады. «Татарга бу кирәк түгел» диюләр, татарга төгәл нәрсә кирәк икәнлеген үзләре дә белмәүче «белгечләрдән» шактый шелтә ишетелә иде. Әмма яшьләр өчен бу жанр якын вә җылы кабул ителде.
  • Ә нигә беренче сольный концертыңны шул чакта куймадың? Ниндидер күтәрелеш вакытында диимме соң.
  • Ул вакытта «Барс-Медиа» компаниясе белән контракт төзелгән иде, шуңа андый сорауларны алар хәл итә иде.
  • Ул килешү өзелгәннән соң, берәр продюсер табып, аның белән эшләү теләге булмады мени?
  • Юк, андый теләк булмады. Шау-шудан арып, гади тормышка күмелергә ашыктым. Тик, җырлар яздырудан баш тартып булмады.
  • Рэп гомумән ничек туа соң ул, Шәкур?
  • Авыр сорау. Авырлыгы аның, аңа ниндидер төгәл җавап кайтара алмаганга. Һәркемнең үзенчәдер. Минем җырларым — үз-үземә үзенчәлекле терапия. Үз-үземнең күңелемдә, уй-фикерләремдә тәртип китерүгә бер чара.
  • Синең текстларың кыю һәм берникадәр агрессив. Һәм аларда күпмедер дәрәҗәдә син үзең дә бар кебек.
  • Текстларда бер кыюлык юк, минемчә. Мин шәхси тормышта да шулайрак сөйләшәм һәм иҗатта да үз-үзем булып калырга тырышам. «Мин салырмын битлегемне, тик син күрмәссең аерма» (с). Ә тематикага кагылсак, элек кичерешләрем иде, хәзер җыелмалар вә «хәтеремдә калганнар».
  • Нигә син шәхси тормышыңны башкалар кебек яктыртып бармыйсың? Башкалар шуның белән пиар да эшли.
  • Шәхси тормышны дөньяга чыгарасы килми, чөнки мин аларның шәхси тормышка булган хокукларын хөрмәт итәм. Кем өчендер пиардыр, әйе, тик мин бүтәнчә кабул итәм моны. Әмма кечкенә кызыма ошый. Шуңа да ул вакыт-вакыт социаль челтәрләремдә күренгәли.
  • Әти-әниең рэп юлыннан китеп, шоу-бизнес дөньясында кайнавыңны ничек кабул итә иде?
  • Мин шоу-бизнеста кайныйммы?! Мин бары үземнең күңелемә охшаган эшем белән шөгыльләнәм. Гаиләм бернинди негативлык белдерми.
  • Беренче җырыңны кайчан һәм ничек язганыңны хәтерлисеңме? Тарихы нинди иде аның?
  • Беренчесе көлеп-шаярып язылды. Тик, җыр булып бетә алмады, дөнья күрмәде. Татар сәхнәсенең ул вакыттагы халәтеннән көлү иде ул, ялгышмасам. Соңрак, тәҗрибә туплагач, ул тематика буенча «Сәхнәнең чын йөзе» дигән җыр язылды. Ул, үзен йолдыз итеп хис иткән барлык «текә җырчылар» өчен. «Бу сәхнәнең чын йөзе, җырчыларның кайберсе миңа хәзер кыек карар — мин аларның серен ачтым!»
  • Рэп бүгенге көндә синең хобби гына диярлек җирлек бар, Шәкур. Син бит хәзер МЧСта коткаручы булып эшлисең. «Коткаручы рэпер» дигән кушамат такмадылармы соң әле?
  • Әлегә синнән генә ишеттем моны. Тик, миңа ошый.
  • Татар рэп дөньясында Шәкур исемен уеп язып калдырган җыр, ул да булса, «Минем заманам» иде бугай. Моны, үз уңыш рецептыңны син үзең тудырдың дип әйтеп буламы?
  •  Бернинди дә уңыш рецептым юк. Мин иҗат процессыннан ләззәтләнәм. Яраткан эшең белән чын күңелеңнән шөгыльләнү үз нәтиҗәләрен бирәдер, күрәсең.
  • Син артык туры сүзле һәм кызу канлы кеше. Әмма минем, танышканнан бирле, синең елмаймый йөргән чагыңны күргәнем юк. Ул елмаю артында нәрсә ята?
  • Тормышта моңсуланыр өчен сәбәпләр шактый. Аларның барысына да игътибар итсәң, акылыңнан шашып була. Шуңа да, гел позитив булырга тырышам.
  • Иҗат кешеләре гадәттә янып бетәләр дә, юлның уртасында туктап калалар. Синдә дә андый кризис булып алды һәм син шактый елыңны югалттың кебек. Үкенмисеңме?
  • Бер дә үкенмим. Бу — тәҗрибә, бу — тормышның төрле юнәлешләрендә үзеңне сынап карау, гомумән алганда, бу — юл. Хәерлесе шул.
  • Сүз кыйммәте арзаная барган заманда, син бүген дә онытылып барган иске татар сүзләрен тезеп яңа җырлар язасың. Бу милләт өчен җан сызлавымы, әллә чираттагы мавыгу гынамы?
  • Иске, яки онытылган сүзләрне куллану, тыңлаучыда кызыксыну уята башлый, татар теленә яңа караш тудыра, минемчә. Бу сүзләрне әби-бабаларыбыз кулланган, шуңа да алар аеруча кадерле.
  • Бүген, үзе язып, үзе җырлап һәм үз-үзенә кул чабып ияләшкән татар шоу-бизнесына Шәкур кирәк дип уйлыйсыңмы? Тыңлау бер хәл, син җыр белән туры ярып әйткәнне ишетерлек һәм аңларлык тамашачы табылырмы?
  • Кемгә кирәк икәнлегемне теге ел 30 ноябрьдә узган сольный концертым күрсәтте. Килгән һәм һәр җырга кушылып җырлаган кешеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Авыр булмаса, алга таба шоу-бизнес белән бәйләмә мине, яме?! Мин үземне аның бер генә өлеше итеп тә хис итмим, булып та тормыйм.
  • Тукта-тукта. Синең бит җырларыңның күбесе шул татар эстрадасының шактый өлешен алып торган популяр җырчылар белән эшләнелгән. Син нинди казанда кайныйсың булып чыга соң алайса?
  • Аларның иҗатларын хөрмәт итәм, шуңа бергә җырлар яздырам. Алай да, алар белән бергә иҗат итү вә чыгыш ясау, бер казанда кайнау дигән сүз түгел. Алар сәхнә тормышы белән яши, ә мин юк.
  • Ярар, бүгенгегә Шәкүрчә итеп бәя бир дә.
  • Уникаль кеше булып, уникаль гомер яшәргә кирәк. Гади, шаблонлы форматларның чикләреннән чыгып һәм кысаларга кысылмый гына.
  • Шәп!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк