"Утренник"ларга кереп булырмы?

Татарстанда COVID-19 таралуга каршы чикләү чаралары дәвам итә. Әйтик, яңа ел чараларына коронавирус белән авырган яки вакцинация узган ата-аналар гына кертеләчәк. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белдерде. Шулай ук театр тамашаларында залны 70% ка тутыру рөхсәт ителә. Яңа ел чарасы холлда оештырылса, һәр катнашучыга 4 кв. метр туры килергә тиеш. Шулай ук битлек режимын саклау, дезинфекция чаралары һ. б. мәҗбүри.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
21 июнь 2022 - 13:49
-
21 июнь 2022 - 11:41
-
20 июнь 2022 - 13:16
-
18 июнь 2022 - 14:28
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте