Логотип
Хәбәрләр

«Тантана» театр премиясен тапшыруга багышланган матбугат очрашуыннан соң

Татарстан Республикасының «Тантана» театр премиясе быел 15 нче тапкыр үткәрелә. Шул вакыт эчендә ул башта Камал театры бинасында гына узса, соңгы берничә елда Республиканың төрле шәһәрләрендәге театрларында да уздырыла башлады. Быел чират Әтнә театрында. Премиягә багышланган матбугат очрашуында катнашырга тиешле спикерлар исемлеге: Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпова, Камал театрының баш режиссёры, Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин, «Казань» журналының баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова. Матбугат очрашуында әлеге исемлектән соңгы икесе генә бар иде. Ә Мәдәният министрлыгыннан Светлана Гыйләҗиева булды.

Пресс-конференциядә яңгыраган төп яңалыклар:

- «Тантана» быел 15 нче тапкыр үткәрелә; 

- Әтнә театрына дәүләт театры статусы бирелүгә 15 ел; 

- Габдулла Тукай тууга 140 ел, ә Әтнә театры аның исемен йөртә, шуңа әлеге чара быел шунда уза (инициатива Әтнә театрыннан булган); 

- Республиканың 23 театрыннан 70 гариза җибәрелгән; 

- Чараның сценарий авторы Альберт Шакиров; 

- Кичәнең музыкаль бизәлеше өчен Юрий Федоров җитәкчелегендә Yummy Music band җаваплы була. Руслан Закиров һәм Илгиз Шәйхразиев чыгыш ясаячак; 

- Әтнә театрының залы зур түгел, шуңа тамашачылар чарага эләгә алмый – билетлар сатылмаган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021