VII «Нәүрүз» форумына санаулы көннәр калды!
6 – 12 июнь көннәрендә Казанда VII «Нәүрүз» Халыкара театраль белем бирү форумы узачак.
Форумның катнашучылары өчен елдагыча актерлык һәм режиссерлык осталыгы, курчак театры үзенчәлекләре, менеджмент, PR-технологияләр, сценография, театраль тәнкыйть, пластика һәм сәнгати куелыш буенча мастер-класслар оештырылачак.
Фестиваль-форумның укытучылар исемлегенә Россиянең һәм БДБ илләренең 32 күренекле театр һәм менеджмент белгече кертелгән.
Уку-укыту форумында катнашу быел түләүле булса да, театраль сәнгать өлкәсендәге белемнәрен арттырырга теләүчеләр саны шактый. Соңыннан һәрбер катнашучыга һөнәри осталыкны үстерү турында таныклык тапшырылачак.
Быелгы «Нәүрүз» Халыкара театраль белем бирү форумының махсус кунагы – Евгений Вахтангов исемендәге Мәскәү дәүләт Академия театры. Мәскәүлеләр Казан тамашачысына 2-3 июньдә Л. Толстой әсәре буенча куелган «Война и мир», 5-6 июнь көннәрендә А. Пушкинның «Евгений Онегин» спектакльләрен күрсәтәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
21 июнь 2022 - 13:49
-
21 июнь 2022 - 11:41
-
20 июнь 2022 - 13:16
-
18 июнь 2022 - 14:28
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте