Логотип
Хәбәрләр

Виллига: «Кырда эшләтергә иде сезне, белер идегез»

Күптән түгел Виллиның Элвин Грей лейблыннан китүе турында язган идек. Грейның лейблы Виллины пирамидага кушылуда гаепләде, Вилдан исә моны гайбәт тарату дип язып чыгарды. Берничә көн элек җырчы мөрәҗәгать белән видео яздырды.

Әлеге видеода Вилдан вәзгыятькә үз карашын белдерде. «Әйе, миңа, чыннан да, үземнең җырларымны башкарырга ярамый. Бу нормаль күренеш, чөнки мин җырларны лейбл исеменә яздырып бардым. Псевдонима килгәндә, ул лейблга килгәндә үк бар иде. Минем барысы да яхшы, «шикарно», – дип сөйли Вилли.

Җырчының тугры укучылары Вилданны хупладылар, уңышлар теләп калдылар. Ләкин тамашачы лейблдан ни өчен киткәнлеге турында җавап ишетмәвенә көенде.

«Гөлназга өйләнгәнче кадәр синең кем икәнеңне дә белми идек. Хатының Гөлназ булгач, әлбәттә бар да яхшы булачак»;

«Күтегезгә тибеп кырда эшләтергә иде, белер идегез аннары»;

«Әгәр син артист икәнсең, лейблдан китүеңне алдан ук аңлатырга тиеш идең», – дип комментарийлар калдырдылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк