Логотип
Хәбәрләр

Винера Ганиева: «Мин хәзер шәлперәйгән әбигә әйләнергә тиешме?!»

Винера Ганиева ачы телле инста-дусларына җавап кайтарган.

Винера Ганиева ачы телле инста-дусларына җавап кайтарган.

«Артист һөнәре башка һөнәрләрдән нәрсә белән аерыла? Съёмкалар, концертлар, чыгышлар булганда – артист ничек әзерләнә, нинди максатлар куя? Матур концерт киеме, прическасы, бизәнүе белән тамашачыга затлы, зәвыклы, матур итеп күренер өчен бөтен көчен куя. Минем өчен хәзер бик авыр вакыт, бик зур югалту кичердем. Тешне кысып яшәүне дәвам итәм. Ләкин...

Минем сәхифәмне күзәтүчеләр кемгә язганымны чамалыйлар. Минем бизәнүгә, киенүгә бәйләнәләр, тәнкыйть язып утыралар. Шуннан үзләренә рәхәтлек алалармы икән? Мине тәнкыйтьләп кәефемне төшерәм дип уйламагыз. Сезне кызганам гына мин, шул хәтле эчегез агу белән тулган! Мин артист кына түгел, мин – укытучы һәм без, остазлар, бөтен яктан да үрнәк булырга тиеш.

Әйе, өлкән яшьтәмен, аны да төрттереп язучылар бар. Барыбер көзге алдына килеп утырам, үземне тәртипкә китерәм дә, эшкә, шәкертләрем янына чыгып китәм. Урамда, кибетләрдә кешеләр таный, исәнләшә, автограф сорый.

Мин хәзер шәлперәйгән әбигә әйләнергә тиешме?! Көтмәгез дә! Авыр булса да, тормыш дәвам итә.

Чын инстадусларыма чиксез рәхмәтләремне белдерәм», – дип яза ул инстаграм сәхифәсендә.

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дөрес фикер, Винера ханым! Кайгы кичердем, якынымны югалттым дип елап утырырга һич ярамый! Яшәргә тырышырга кирәк! Ә начар сүзләргә исегез китмәсен, үзе бәхетсез кеше генә шулай яза ала!