Логотип
Хәбәрләр

Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар гаиләсен котлыйбыз!

Кичә Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның уллары Искәндәр Шакировның туган көне булган! Искәндәрнең туган көне уңаеннан әтисе инстаграмда пост урнаштырган.

Кичә Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның уллары Искәндәр Шакировның туган көне булган! Искәндәрнең туган көне уңаеннан әтисе инстаграмда пост урнаштырган.

«Хәр бала бу дөньяга үз бәхете белән туа. Инде бала Әни карынында чагында ук аңа бәхетле булуын, сәламәт булын телибез! Бу теләкләрне Әни белән Әти үзләре исән чагында көнгә мең тапкыр кабатлый торгандыр. Без дә шулай! Аларның тормышларының матур булуын, юлларында яхшы кешеләр очравын, эшләренең уң булуын телибез!

Улым Искәндәр! Без дә бүген Әниең белән шул теләктә! Без олыгайган көндә безгә терәк булып, бары тик шатлык кына китерсәң иде. Хыялларың тормышка ашсын. Сәламәт бул! Без сине яратабыз! Туган көннәрең алда күп булсын, безне шатландырып кына яшәуеңне телибез!» – дип яза артист

Моннан тыш, Җәвит Шакиров улларына багышлап шигырь язган:
Ике улым – ике бөртек
Ике лачын – ике бөркет.
Шунысы мөһим, яшәмиләр
Бу дөньяда куркып, өркеп.
Әйтер сүзен ярып әйтә,
Таш йөртми куенда.
Әти-әни тәрбиясе,
Начарлык юк уенда!
Безнең белән мактанмыйлар,
Ялганлап, акланмыйлар.
Кемгәдер ялагайланып,
Беркайчан вакланмыйлар!
Атай малыкатай диеп
Җилкәгә атланмыйлар!
Эшләп ашарга өйрәтә
Һәркем дә үз баласын.
Белеп үссен авыр чакта
Үзенә таянасын!
Җае чыккан саен әйтәм,
Эшләми кесә тулмый.
Вакыт үткәч, буын каткач,
Терсәкне тешләп булмый!
Бәхет, байлык – яңгыр тугел
Чиләкләп күктән төшми
Бәхетле булып булмый,
Җиде кат тирең түкми!
Ярый да бүген киңәшкә
Әтиең, Әниең бар!
Сезнең бит бездән соң калып,
Дөньяда яшисе бар!
Бәхет ул тырышсаң гына,
Чыга шул юлларыңа.
Бәхетләре булыр, Аллаһ бирсә,
Ышанам улларыма!»

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хәерле көн дуслар! Буген безнең Искәндәр улыбызның туган көне. Хәр бала бу доньяга уз бәхете белән туа. Инде бала Әни карынында чагында ук аңа бәхетле булуын, сәләмәт булын телибез! Бу теләкләрне Әни белән Әти узләре исән чагында көнгә мең тапкыр кабатлый торгандыр. Бездә шулай! Аларның тормышларының матур булуын, юлларында яхшы кешеләр очравын, эшләренең уң булуын телибез! Улым Искәндәр !Бездә буген Әниең белән шул теләктә! Без олыгайган көндә безгә терәк булып, бары тик шатлык кына китерсәң иде. Хыялларың тормышка ашсын. Сәләмәт бул! Без сине яратабыз! Туган көннәрең алда куп булсын, безне шатландырып кына яшәуеңне телибез! УЛЛАРЫМ . Ике улым- ике бөртек Ике лачын- ике бөркет. Шунысы мөхим, яшәмиләр Бу доньяда куркып, өркеп. Әйтер сузен ярып әйтә, Таш йөретми куенда. Әти- әни тәрбиясе, Начарлык юк уенда! Безнең белән мактанмыйлар, Ялганлап, акланмыйлар. Кемгәдер ялагайланып, Беркайчан вакланмыйлар! Атай малы- катай диеп Җилкәгә атланмыйлар! Эшләп ашарга өйрәтә Хәркемдә уз баласын. Белеп уссен авыр чакта Узенә таянасын! Җае чыккан саен әйтәм, Эшләми кесә тулмый. Вакыт уткәч, буын каткач Терсәкне тешләп булмый! Бәхет, байлык- яңгыр тугел Чиләкләп куктән төшми Бәхетле булып булмый , Җиде кат тирең тукми! Ярый да буген киңәшкә Әтиең, Әниең бар! Сезнең бит бездән соң калып, Доньяда яшисе бар! Бәхет ул тырышсаң гына, Чыга шул юлларыңа. Бәхетләре булыр, алла бирсә Ышанам улларыма!? Җ.Ш. 6.11.2020. #золфияжавитшакировлар #искәндәршакиров #зөлфияшакирова #кәмитҗәвит #туганкөн #улларымалтыннарым #

Публикация от Я В И Т Ш А К И Р О В (@javit_shakirov_official)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк