Логотип
Хәбәрләр

Владимир Меньшов коронавирустан вафат

Тагын бер күңелсез хәбәр килеп иреште: танылган режиссёр һәм артист Владимир Меньшов вафат. Бу хакта «Мосфильм» киноконцерны хәбәр итте.

Тагын бер күңелсез хәбәр килеп иреште: танылган режиссёр һәм артист Владимир Меньшов вафат. Бу хакта «Мосфильм» киноконцерны хәбәр итте.

«Мосфильм» киноконцерны һәм Владимир Меньшовның гаиләсе бүген Владимир Валентинович тормыштан китте, дип хәбәр итә. Күренекле Совет һәм Россия кинорежиссёры, актер, сценарист, продюсер, «Мосфильм» идарә әгъзасы 82 яшендә коронавирустан вафат булды.

Владимир Меньшов турында белешмә: РСФСРның Халык артисты (1989), СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1981), Н.К.Крупская исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе (1978) һәм «Оскар» Америка киноакадемиясе премиясе («Чит телдә иң яхшы фильм» номинациясендә), РФ кинематографистлар берлеге әгъзасы.

Чыганак, фото: «Мосфильм» киноконцерны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк