Логотип
Хәбәрләр

WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты вакытында Татарстан башкаласы паркларында спектакльләр, фестивальләр һәм мастер-класслар узачак

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын уздыру көннәрендә Татарстан башкаласы халкын һәм кунакларын бай мәдәни программа көтә. Казан паркларында, скверларында һәм яр буйларында барлык теләүчеләр өчен...

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын уздыру көннәрендә Татарстан башкаласы халкын һәм кунакларын бай мәдәни программа көтә. Казан паркларында, скверларында һәм яр буйларында барлык теләүчеләр өчен концертлар, фестивальләр, спектакльләр һәм мастер-класслар үткәреләчәк.

22-27 август көннәрендә Горки-Әмәт урманы үзенә җәлеп итү нокталарының берсе булачак. Биредә экраннарда чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналары трансляцияләнәчәк һәм WorldSkills Kazan 2019 күчмә остаханәсе урнашачак. Моннан тыш, паркта һөнәр сайлау белән билгеләнергә теләгән укучылар өчен «Киләчәккә билет» интерактив зонасы эшләячәк.

Тагын бер концерт мәйданчыгы Иске Татар бистәсе янында - Кабан күле яр буенда урнашачак. Анда килүчеләргә хәзерге Татарстан турында сөйләячәкләр. Биредә 23-25 августта «йөзә торган сәхнәдә» Татарстан артистлары һәм музыкантлары чыгыш ясаячак, шулай ук фильмнар һәм театр куелышлары күрсәтеләчәк.

Горький паркында 23-26 августта да концерт мәйданчыгы эшләячәк, барлык теләүчеләр өчен мастер-класслар уздырылачак. Биредә урам театрлары һәм анимация төркемнәре артистлары чыгыш ясаячак, шулай ук WorldSkills Kazan 2019 күчмә остаханәсе урнашачак.

Һөнәрләр тарихына багышланган фестиваль 23-25 августта Лядской бакчасында узачак. Программада - танылган Россия галимнәренең лекцияләре, тематик һәм фәнни-профессиональ әдәбиятның китап күргәзмәсе.

Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын үткәргән вакытка «Тәмле Казан» гастрономия фестивале дә туры киләчәк, ул 23-25 августта «Казан» гаилә үзәге янында узачак. Бәйрәмдә шәһәрнең 40-тан артык алдынгы кафе һәм рестораны үзләренең мәйданчыкларын урнаштырачак.

23-26 августта Бауман урамында сәнгать осталары, фольклор коллективлары һәм халык уен кораллары оркестры катнашында концерт узачак. Моннан тыш, шәһәрнең төп туристик урамында халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе һәм милли уен коралларында уйнау буенча мастер-класслар оештырыла, дип хәбәр итә «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.

Исегезгә төшерәбез, һөнәри осталык буенча 45-нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Татарстан башкаласында 22-27 августта үтә. Анда 63 илдән һәм төбәкләрдән 1300-дән артык конкурсант катнашачак, алар 56 компетенциядә ярышачаклар.

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк