«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» бию проектының 5 нче сезонына старт бирелде. Журналның 2024 ел сентябрь санында әлеге проект турында бастырылган материалны тәкъдим итәбез.
Казан Мэриясе тарафыннан оештырылучы төрле юнәлештәге проектлар артканнан-арта. Арада киң җәмәгатьчелекнең күңелен аеруча яулаганы, мөгаен, “Хәрәкәттә-бәрәкәт”тер. Җәйнең буеннан-буена, һәр атнаның пәнҗешәмбесе халык Кабан күле ярына, Камал театры астындагы мәйданчыкка җыела. Бии, аралаша, яңа дуслар таба. Үзенчәлекле һәм, әлегә, бердәнбер шундый проект бу. Оештыручылар, катнашучы биючеләр, музыкантларның кайберләре белән аралашканнан соң, аның чыннан да уникаль булуына инандым. Проектның чишмә башы кайчан һәм кайда бәреп чыгу тарихына башлап йөрүчеләрнең һәрберсе төгәллек кертте. Күбесенә “Хәрәкәттә-бәрәкәт – ул...” дигән сорау бирдем. Җаваплар төрле һәм кызыклы булды.
Гөлсинә Галимуллина – хореограф, проектның кураторы.
Гөлсинә ханым, сез шушы проектның чишмә башында торучы, әйеме?
Әйе, мин аны аны 2021 елда оештырдым. Иң беренче Хәрәкәттә-бәрәкәт чабата биюе белән Кабан күле яр буенда башланып китте. Мин үзем фламенко биюе белән шөгыльләнәм, татарча биюем татар кызы булганга күрә каныма сеңгән. Шундый хыялым бар иде – минем өчен ике шушы кадерле әйберне берләштерү. Чабата биюендә алтыга санап биисең һәм фламенкода да шулай алтыга санап бии торган юнәлеш бар. Моны кушып була дип уйладым, музыкантлар белән киңәшләштем – алар да хуплады. Кабан буенда чаралар оештыручы янына килеп шундый идея барлыгын әйттем. Берзаман Казан Мэриясеннән шалтыраталар. “Сез шундый шәп идея тәкъдим иткәнсез. Әйдәгез аны Хәрәкәттә-бәрәкәт дип атап халыкка тәкъдим итик әле” диделәр. Без бик куанып ризалаштык. Шулай башланып китте бу проект. Фламенко белән чабата биюен кушып Алсу Мәгъсүмҗанова (биюче, проектның кураторы) халыкка мастер-класс күрсәтте, аннары мин аерым фламенко биюе белән дә чыгыш ясадым.
Бу проектта бит бик тирән мәгънә ята һәм аның үзенчәлекле яклары да җитәрлек. Минем теләгем – яздырылган көйгә түгел, ә тере тавышка, музыкантлар белән безнең милли һәм безгә хас булмаган төрле музыка уен коралларында уйнап кешеләрне биетү иде һәм бу бик шәп килеп чыкты. Кеше күп җыелды, кызыксынып карады-катнашты. Безне бик җылы кабул иттеләр. Киләсе 2022 елда да дәвам итәргә карар кылынды. Ел да бертөрле итеп үткәрү миңа кызык булмас кебек тоелды, шуңа яңалыклар керттек. Сәйдә Кадыйрова (биюче, проектның кураторы) белән сөйләштек тә, Самара татарларының Ярмәк вагы биюен Казан халкына күрсәтергә булдык. Борынгы тарихы булган һәм бүгенгәчә сакланып калган бу биюгә күптән соклана идек, проектта аны тәкъдим итү шәп идея булып чыкты. Ярмәк вагының тарихы бит бик тирәндә икән. Егетләрне рекрутлыкка озатканда билгеле бер хәрәкәтләр ясап биегәннәр. Бию вакытында чыбыркы белән егетләрнең аякларына сугалар, ә егетләр шул чыбыркыны тотып алырга тиеш булган. Тора-бара дөньялар үзгәргән, чыбыркы да каядыр юкка чыккан, ә шушы хәрәкәтләр бию булып сакланып калган. Анда хатын-кызлар да, ир-атлар да бии. Шулай итеп Ярмәк вагы плюс фламенко ясадык. Бу бер тапкыр гына булырга тиешле чара иде. Берзаман Мэрия тарафыннан “Мондый чараларны даими үткәрик. Әйдә куратор бул әле” дигән тәкъдим килеп төште. Төрле локацияләрдә, атна саен диярлек шулай халыкны биетә башладык. Шул вакытта ук билгеле бер нокта, җыелу урыны булдырырга теләдек, чөнки бер килгән кеше икенче юлы тагын килергә тели. Ә безнең бию урыннары алмашынып торганга, элеккеге урынга килгән кешеләр ярык тагарак янында кала иде. Шуңа да 2023 елда инде билгеле локация – Кабан күле яр буен сайларга булдык. Бигрәк символик рәвештә килеп чыкты бит: татар биюләре, Иске Татар бистәсе, Татарстан 1 адресы буенча урнашкан йөзек кашыбыз Камал театры бинасы яны... Алсу, Сәйдә, мин татар биюе дип янып торабыз, музыкантларыбыз дәрт өсти. Казан Мэриясенең безгә шундый мөнәсәбәте, әлбәттә, күтәренке рухта эшләргә, иҗат итәргә ярдәм итте. Ләкин беренче чиратта безнең берничә сорауга җавап табасы килде, шуңа да бу проект башланып китте. Нинди сораумы? “Ник соң бөтен дөнья Фламенко бии, ә татар биюен белмиләр? Нишләп безнең биюләрне примитивлыкка кайтарып калдырып, берничә генә хәрәкәт кысасына кертәләр?” дип бик әрни идем. Халкыбызның бай бию мирасы бар, гади авыл биюе яки консерваланган сәхнә биюе булып кына калмасын иде ул. Төрле яшьтәгеләрнең карашын шушы проект ярдәмендә үзгәртәсе килә. Яңа формалар эзлибез, төрле музыка уен коралларын кулланабыз. Гел эзләнүдә. Эзләнү булмаса, үсеш тә юк! Шөкер, бүген Алсу һәм Сәйдә әлеге проект дип янып йөри, ә мин әлегә декрет ялында. Алга таба кабат Хәрәкәттә-бәрәкәткә кайтырга язсын. Миңа калса, өмет бар, проектның киләчәге якты күренә.
Алсу Мәгъсүмҗанова – биюче, проектның кураторы.
Хәрәкәттә-бәрәкәт – ул...
Минем өчен ул комфорт зонасыннан чыгу. Атна саен бик күп кеше алдында чыгыш ясау, гел нәрсәдер уйлап табып, аны халыкка тәкъдим итү минем өчен зур үсеш тә, сынау да. Хәрәкәттә-бәрәкәт – ул иҗат! Ул эзләнү! Үзебезне таныту! Без кызлар-егетләр белән бөтен җаныбыз-тәнебез, бөтен яратуыбызны бирәбез бу проектка! Без монда кайныйбыз.
Төп тема татар биюе булса да, проектка һәр атнаны ниндидер яңа өстәмәләр кертәсез. Ул идеяләрнең генераторы кем?
Һәр чыгышыбызга үзенә күрә исем кушып, халкыбызның төрле җирлектәге биюләренә мөрәҗәгать итеп эшлибез. Сәйдә белән икәү шулай төрле-төрле ысуллар табып халыкны җәлеп итәбез.
Бер карасаң, очраклы гына килеп туган проект бит бу. Менә ничек булды. Өч кыз – мин, Гөлсинә Галимуллина, Эльвира Бәшәрова җыелып Кабан күле буенда кичке уен оештырдык. Бу әле 2019 ел иде. Татар биюен, татар мәдәниятен сөюче кешеләр буларак, безгә бу чараны оештыру бик мөһим булды. Кешеләр дә җыелды, яшьләр кызыксынып кушылды. Шундый күңелле кичә булды ул. Үзебезгә, җыелган кешеләргә бик нык тәэсир итте. Киләсе елда тагын җыелдык. Хәрәкәттә-бәрәкәтнең беренче дәресләре менә шулай башланып китте. Без гел эзләнүдә булдык: төрле музыка уен кораллары, төрле юнәлештәге биюләр – татар биюе, брейк-данс һәм тагын башкалар... Шулай итеп үзебезгә-үзебез куйган чикләрне юкка чыгарып, сәхнә кануннарын җимереп халыкка чыктык. Баттллар да булды анда, егетләр һәм кызларны да аерып алып биеттек. Кешеләрне җәлеп итәр, үзебезгә каратыр өчен импровизацион алымнар кулланып, халкыбызның төрле уеннарын өстәп шундый кичәләр уздырылды. Кураторлар да үзгәреп торды, чөнки бер елда Гөлсинә декрет ялына китсә, икенчесендә мин шул ук сәбәп белән катнаша алмадым. Ә идеяләр артканнан-артты. Лилия Гәрәева һәм Сәйдә белән тагын бер әйбер уйлап чыгардык: төрле җирлектә яшәүче милләттәшләребез биюләрен аерып алып күрсәтергә булдык. Аларның уеннарын, көйләрен, үзләренә генә хас музыка уен коралларын, йолаларын халыкка тәкъдим иттек. 2023 елда инде фольклорга тагын да ныграк басым ясарга булдык. Хәзер сезгә таныш булган үзенчәлекле калып-программа да узган ел җыелды. Башта танышу уеннары оештырыла, аннан төрле кызыклы хәрәкәтләрне өйрәтәбез, күмәк биюләр уздырабыз, ә ахырда, музыкантларыбызга рәхмәт әйтеп, бии-бии аларга таба киләбез. Быел Сәйдә белән шушы программага тугры калып, халыкны тагын да күбрәк биетү нияте белән, эшне дәвам иттек. Минем үземә кешеләрнең биюен күзәтү бигрәк тә кызыклы. Кеше ничек баса, ничек хәрәкәтләнә? Барысын да безнең уеннарда күреп-күзәтеп була. Бездә бит һәркем шулай үз осталыкларын күрсәтә ала.
Хәрәкәттә-бәрәкәтнең максаты нидә дип уйлыйсың?
“Мин – татар. Безнең менә шундый телебез, тарихыбыз, биюләребез бар” дип күрсәтү, горурлану. Балалар да бик күп килә бит монда. Шушындый рәхәт мөһиттә алар шул көйләрне ишетсен һәм үзләренә сеңдерсен, аралашсын, биесен, милләтебезнең бай хәзинәсе белән танышсын дип телибез. Төрле яклардан килгән туристлар да күрә бит безне, алар да проектта катнаша. Генетик, мәдәни кодыбыз белән уртаклашу һәм аны ныгыту төп максатларның берседер. Татар булып та телен оныткан милләттәшләребез “Минем дә татарча сөйләшәсем, үз мәдәниятемне беләсем килә” дип әйтерлек булсын. Шулай ук безнең һөнәребезгә хөрмәт уяту. Кемдер “Әй, биеп йөри инде” дип карарга мөмкин, ә бит бу бик зур хезмәт!
Җәй җитәрәк, сез шушы проект кабатланачагын белә торып, үзегезне әзерли башлыйсызмы? Ул сезне үзгә бер тонуста тотадыр?
Әйе. Җәй буе бара бит ул! Атна саен командабыз җыела, бу безнең өчен зур, җаваплы эш. Ләкин эштән дә зуррак иҗат бу! Иҗаттан да зуррак – мәхәббәт! Шөкер, бу җавапсыз мәхәббәт түгел. Проектның үз тамашачысы бар. Шунсыз ул 4 ел буе дәвам итмәс иде.
Хәзер тере тавышка, тере көйгә бию сирәк күренеш, ә Гөлсинә бу мирасыбызга яңа сулыш өрде, нәкъ менә ул шушы традицияне кире кайтару өчен күп көч түкте. Шулай музыкантлар һәм биючеләрнең уртак иҗаты туды.
Айдар Ниязов – музыкант, дирижёр.
Хәрәкәттә-бәрәкәт – ул...
Хәрәкәттә-бәрәкәт – ул музыкантлар яки биючеләр өчен түгел, ә халык өчен! Чөнки һәр пәнҗешәмбе аудитория җыела. Яңа йөзләр арта, таныш йөзләр дә югалмый. Кызыксынып биюче балалар күбәя. Тагын бер кызык һәм мөһим әйбер – балалар әби-бабайлар белән бергә бии. Буыннар бәйләнеше саклану һәм ныгу бит бу! Әлеге күренешкә сокланып һәм сөенеп карарга кала. Халык өчен шәп проект бу һәм мин аны оештыручыларга бик рәхмәтле!
Бу проектта кайсы музыка уен коралларын куллану җайлырак булды? Гомумән, “менә бу музыка уен коралында уйнау монда урынлырак яки, киресенчә, урынсыз” дигән фикер туганы булдымы?
Минемчә, төрле уен коралларынның яңгырашын, моңнарын ишетү кешеләргә дә күңелле, экспериментлар үзебезгә дә кызык. Быелның соңгы кичәсендә мин, мәсәлән, думбрада уйнадым, ә аңа кадәр егетләр белән башка уен коралларын да халыкка ишеттергән идек. Халкыбызның мәдәнияте дөньяның күптөрле башка милләт мәдәниятләре белән дә аваздаш. Шуңа күрә әлеге проект кысаларында башка халыкларның музыка уен коралларын куллану безнең өчен кызыклы тәҗрибә булды. Электән таныш булсак та, нәкъ шушы проект кысаларында безнең ансамбль оешты. Шул рәвешле, Хәрәкәттә-бәрәкәт ул берләшү чарасы булып торуын тагын бер кат дәлилләде.
Рафаэль Мустяков – педагог-хореограф, “Яз” бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе
Хәрәкәттә-бәрәкәт – ул...
Төрле экспериментлар ясап була торган бер мәйдан итеп кабул итәм мин аны. Яңалыклар уйлап табып, татар биюенең моңа кадәр киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган якларын күрсәтү. Үзебезнең татар милли мөһитендә булу, күп кешеләр белән аралашу.
Биюче һәм хореограф нинди булырга тиеш? Булган белемнәрегез проектта ничек чагыла?
Яхшы сорау бу. Биюче тоя белергә, биюне дөрес итеп биергә тиеш. Хореграфка килгәндә, бу бераз катлаулырак термин. Ул, беренче чиратта, үз артистларының мөмкинлекләрен белеп, шуларга таянып грамоталы рәвештә бию куя белергә тиеш. Үз эшенең – бию һөнәренең остасы булырга тиеш ул. “Тиеш” сүзен күп кулланам, ләкин бу иң туры килә торган сүз. Чөнки җаваплылык, белемле булу, үз эшен төптән белү биюче өчен дә, хореограф өчен дә бик мөһим! Бу проектта осталыгыбызны күрсәтү мөмкинлеге бар һәм бу, әлбәттә, сөендерә.
Алия Мөхәммәтгалиева – педагог-хореограф
Хәрәкәттә-бәрәкәт – ул...
Ул үзенә күрә бер гаилә шикелле. Мин монда энергия алам. Яшәргә дәрт, көч бирә торган урын бу.
Биюче нинди булырга тиеш?
Әлбәттә, тырыш, үз эшен ярата торган. Ихлас йөрәктән бирелергә тиеш ул үзенең эшенә, йөз процентка! Монда талант та, тырышлык та булырга тиеш. Әмма коры талант белән генә биюче әллә кая китә алмый. Менә 80% тырышлык булса да өметле. Димәк, биюче була аласың. Үз эшеңне яратып башкарырга кирәк бит монда, җиренә җиткереп эшләргә кирәк, җанны-тәнне биреп!
Әлеге проектта бер кичәгә әзерләнү күп вакытны таләп итәме?
Башта без репетицияләргә җыела идек. Ә хәзер барысы да автомат рәвештә килеп чыга. Үзара аңлашу, музыкант биючене, биюче музыкантны ишетү шул дәрәҗәгә җитте – без хәзер күп биюләрдә үзебезнең осталыкка таянып импровизация кулланабыз. Программа буенча да бит кичә импровизациядән башлана. Хәзерге мизгелдә теге яки бу музыка уен коралларына җаныбыз ничек тели – шулай биибез.
Җөмһүриятебезнең төрле районнарыннан гына түгел, ә башка өлкәләрдән дә Казанга күченеп килеп иҗат итүче, шулкадәр төрле, әмма кыйммәтләре, тормышка карашлары охшаш булган шәхесләрне үзенә җыйган проектның бу елдагы ахыргы дәресе 29 август көнне узды. Киләсе елда да шушы проект ярдәмендә халкыбызның үзаңы, тарихыбыз һәм мәдәниятебез белән горурлану хисе, биюгә мәхәббәте, милли йолаларыбызга карата кызыксынуы артсын гына иде. Озак яшә, Хәрәкәттә-бәрәкәт!
Фото - Таңсылу Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк