Яңа ел кичәләре үткәрүчеләр арта...

Халык яңа ел корпоративларына әзерләнә. Бу ел ул узган елгыга караганда күбрәк булачак. Event-Republic Free агентлыгы җитәкчесе Юрий Мирошников сүзләренә караганда, аерма шактый: корпоративларга ихтыяҗ 2019 елдан 30-40% ка калыша. Тик ул 2020 елга караганда югары, ул вакытта бәйрәм үткәрүдән компанияләрнең 60% ы баш тарткан иде. Оешмаларның яртысы корпоративларның катнаш төрен сайлый. Вакцинация узучылар бер мәйданчыкка җыелса, калганнар аларга онлайн кушыла. Бәяләр артуы күзәтелми. Әмма эре компанияләр Яңа ел корпоратив кичәләрен үткәрү турында игълан итәргә ашыкмый. Күрәсең, аны артык шауламый гына уздырырга җыеналар. Сезнең оешмада мондый кичәләр узачакмы?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
21 июнь 2022 - 13:49
-
21 июнь 2022 - 11:41
-
20 июнь 2022 - 13:16
-
18 июнь 2022 - 14:28
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте