Логотип
Хәбәрләр

«Яңадан тудым...» – Иркәне үлемнән саклап калган Себер юлы

Татарстанның атказанган артисты Иркә үзенең Инстаграм тасмасында хастаханәдән чыгуы хакында сөенечле хәбәр җиткерде.

Татарстанның атказанган артисты Иркә үзенең Инстаграм тасмасында хастаханәдән чыгуы хакында сөенечле хәбәр җиткерде.

«Мин больницадан бүген чыктым. Аллага шөкер. Иртәгә туган ягыма юл тотабыз. Минем белән янәшә басып торган Олег әфәнде, гомеремне саклап калган кеше, аңа рәхмәтләребез чиксез. Артымнан Артур килде (тормыш иптәшем). Бу 7 көн эчендә миңа бик күп смслар, теләкләр килде сездән, мең рәхмәт сезгэ дусларым, һәрберсен елап укыдым, мине үз итеп яратканыгыз өчен алланың рәхмәтләре яусын. Кыяфәтем элегә шундыйрак инде, гаеп итмәссез... Яратам сезне!» – дип авыр вакытта үзенә терәк булган якыннарына һәм яраткан тамашачыларына рәхмәтен җиткерә җырчы.

Искәртеп үтик, Себердән гастрольләрдән кайтып килгәндә юлда Иркәнең кинәт хәле авырая. Аңын югалта башлаган артистны зур авырлыклар белән хастаханәгә җиткереп, 2 сәгатьлек операция ясыйлар. Табиблар куйган диагнозны Иркә тамашачыларына әйтергә теләми. «Күпмедер вакыттан соң мин аңыма килә башладым, «Оооо, заново родилась», – дигән сүзләр әле дә колакта…» – дип искә ала авыр минутларын җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк