«Янә яратылып, үземне көчсез булып хис итәсем килә...»

Лилия Тимергалиева элеккеге иренә багышлап бик сагышлы пост урнаштырган.

«Кешене җибәрү кыен, кабат яшәргә өйрәнү дә шулай ук... Кадерле булган кешеңнең тавышын ишетергә, аның белән кайгыңны һәм шатлыгыңны уртаклашырга теләп шалтырата һәм яза алмыйсың… Бу җәза. Моңа ничек өйрәнергә дә белмим. Дөресен әйткәндә, бик авыр…

Бер карасаң, бу карарга без бергәләшеп килдек. Ләкин ярты ел үтсә дә, мин элекке кебек яшәргә, көчле булырга һәм бары тик үземә таянырга өйрәнә алмадым. Чөнки көчле булып арыдым! Янә яратылып, үземне көчсез булып хис итәсем, ир-егеткә бәйле буласым, аның кайгыртуын тоеп яшисем, уртак киләчәгебез турында хыялланасым килә. Бу турыда күп язып була!

Ничек яшәргә соң? Риторик сорау, әмма шулай да...» – дигән ул.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
7630
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Әни, бар, көч туплап кайт, синең эшең күп булачак әле..."
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы