Логотип
Хәбәрләр

Яраткан спектаклеңне кинотеатрда кара!

«Татаркино» фонды Г. Камал театры белән берлектә Татарстан халкына «Кино+Театр» акциясен тәкъдим итә. Проектның асылы – Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының репертуарыннан төшеп калган спектакльләрне тамашачыга зур экранда күрсәтү.

«Татаркино» фонды Г. Камал театры белән берлектә Татарстан халкына «Кино+Театр» акциясен тәкъдим итә. Проектның асылы – Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының репертуарыннан төшеп калган спектакльләрне тамашачыга зур экранда күрсәтү.

6, 13, 20, 27 март көннәрендә Казанның «Мир» кинотеатрында Камал театрының легендар «Кара чикмән», «Банкрот», «Хуҗа Насредтин», «Ханума» спектакльләре күрсәтеләчәк. Моннан тыш Татарстан районнары мәдәният йортларында театрның «Әлдермештән Әлмәндәр», «Авыл эте Акбай», «Талак, талак!», «Бабайлар чуагы», «Галиябану», «Җанкисәккәем», «Мулла» һ.б. тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителгән спектакльләр тәкъдим ителәчәк.

«Инициатива һәрвакыт халыктан килә. Спектакльләрнең гомере уртача 5-8 ел. Тамашачылардан билгеле бер спектакльләрне тагын күрер идек, дигән теләкләр еш ишетелә башлагач, спектакльләрнең язмаларын ютуб каналда да чыгара башладык. Шулай да кечкенә генә экраннан карап утырганчы, зур кинотеатр залыннан карау күпкә отышлырак», – дип белдерде Г. Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры директоры Илфир Якупов.

«Бу проект безнең өчен дә, театр өчен дә тамашачылар аудиториясен киңәйтү дигән сүз. Театр сәхнәсендә спектакльнең бөтен детальләрен дә күреп бетереп булмый, ә экраннан театр сәнгате башкача кабул ителә», – ди «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова.

Әлеге уртак проект кысаларында спектакльләрдә катнашкан театр артистлары белән очрашулар да каралган. «Иң кызыгы шул – экраннан күргән артистларның үзләрен дә күрү тамашачыга бик кирәк икән. Бу акция безгә тамашачылар географиясен киңәйтергә дә ярдәм итә», – дип искәртте Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша.

«Кино+Театр» акциясе кысаларында тамашачыларның Фәнис Җиһанша, Радик Бариев, Фәрит Бикчәнтәев, Искәндәр Хәйруллин, Люция Хәмитова, Әзһәр Шакиров, Илдар Хәйруллин, Әсхәт Хисмәтов, Ильдус Әхмәтҗанов һ.б. артистлар белән күрешүе мөмкинлеге булачак, дип белдерде проектның оештыручылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк