Логотип
Хәбәрләр

«Җылы сүзләр ишетәсе килә...»

Әнвәр Нургалиев яңа җырын әнисенең якты истәлегенә багышлаган. «Җылы сүзләр ишетәсе килә» әлеге демо-форматта гына социаль челтәрләрдә таралган.

«Шундый сүзләр кирәк, сөеп, юатырдай.
Сүнгән күңелләрне назлап уятырдай.
Канат куеп иңгә, бирешмәскә чиргә,
Шундый җылы сүзләр ишетәсе килә...»

Айгөл Вәлиуллина сүзләре, Мурат Гайсин көе.

Әнвәр Нургалиев яңа җырын әнисенең якты истәлегенә багышлаган. «Җылы сүзләр ишетәсе килә» дигән җыр әлегә демо-форматта гына социаль челтәрләрдә бар.

«Бу җырны без әниемнең якты истәлегенә багышладык. Каты тәнкыйтьләмәгез, үзизоляция режимы кысаларында телефонга яздырылган җыр. Тиздән эшкәртеп бетерербез», – ди җырчы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк