Логотип
Хәбәрләр

Җырчы Чәчкә бәби көтә!?

Шулай да икенче бәби көтәсезме дигән сорауга «әлегә юк» дип җавап кайтара җырчы, димәк, бу гаиләдә дә тиздән сабый тавышы яңгыравы ихтимал.

Татар эстрадасының үзенчәлекле җырчысы тормыш иптәше Ирек Гыйбадуллин белән 5 яшьлек Весна исемле кызларын тәрбияли. Кызлары инде шактый зур булуга карамастан, 8 ел бергә тормыш итүче гаилә әлегә икенче бәби алып кайтмый.

Тик, күптән түгел җырчының Инстаграм сәхифәсендә кызыклы язма пәйда булды. Чәчкәгә «Бәби көтәсезме әллә? Соңгы арада балахоннар кия башладыгыз», – дип язган бер тамашачы. Җырчы исә «Юк, бәби көтмим. Әлегә. Яшь бара бит, егетләр! Костюмнарым да озыная, иркенрәк булгач тагын да уңайлырак. Тырпаеп торган урыннар да бик күренми», – дип шаян формада бу сорауга җавап биргән.

Белүебезчә, беренче кызлары Весна да Гыйбадуллиннар гаиләсенең озак көтеп алынган балалары. Шулай да икенче бәби көтәсезме дигән сорауга «әлегә юк» дип җавап кайтара җырчы, димәк, бу гаиләдә дә тиздән сабый тавышы яңгыравы ихтимал. Матур гаиләгә бәхет телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк