Логотип
Хәбәрләр

Җырчы Лилия Гиматдинова гаиләсенә кайгы килгән

Татар эстрадасы җырчысы Лилия Гиматдинова күпмедер вакыт челтәрле бизнес белән шөгыльләнгәннән соң, бу өлкәдән китүен хәбәр итте. Ни булганын Лилия «ШК» хәбәрчесенә үзе сөйләде.

Татар эстрадасы җырчысы Лилия Гиматдинова күпмедер вакыт челтәрле бизнес белән шөгыльләнгәннән соң, бу өлкәдән китүен хәбәр итте. Ни булганын Лилия «ШК» хәбәрчесенә үзе сөйләде.

 Лилия, гөрләп кенә эшләп йөргән җирдән ни өчен бизнестан китәргә булдың?

– Май аенда гаиләбезгә кайгы килде. Июнь-июль айлары бик авыр булды. Әмма бу хакта сөйләшергә теләмим. Вакыт җитмәү сәбәпле, мин командам белән эшли алмадым. Дөрес, булдыра алганча, ярдәм иттем, районнарга продукция җибәрдем, сорауларга җавап бирдем.

Бәлки соңрак яңадан кайтырсың?

– Юк. Тормышымның шушы авыр чорында кайбер кешеләр үзләренең чын йөзен ачты. Исемнәрен әйтеп тормыйм. Үзем өчен бу компаниядә башка эшләргә мөмкинлегем дә, теләгем дә юк, дигән нәтиҗә ясадым.

Биредә акча эшләү мөмкинме? Эш хакы әйбәтме?

– Тырышып эшләсәң, кереме дә була. Әйе, мин анда акча эшли алдым. Анда акча бар.

Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк