«Йөрәктәге ирлелек бөтен эшне боза»
Зөлфирә Шәйдуллина никахы алдыннан булган күңелсез хәл белән уртаклашты.
Зөлфирә Шәйдуллина никахы алдыннан булган күңелсез хәл турында сөйләде.
«Безнең никах алдыннан гына, Алмаз белән 2-3 көнлек Башкортстан ягындагы солянкага чыгып киттек.
Кунакханәдә кунасы килмичә, Оренбург ягында яшәүче дусларыбызга кайтып киттек. Дустыбыз әле яңа мотоцикл алган булып чыкты. Мин Алмазга әйтми генә, имеш «карап кына керәм» дигән сүз белән, бераз йөреп тә кайтырга булдым. Йөрәктәге ирлелек берничек тә чыгып бетә алмый минем, шул бөтен эшне боза да инде.
Әллә 1, әллә 2 метр араны уздым, тормозга басасы урынга китереп газга бастым да, очтык. Ерак түгел, шунда юлдагы вак-төяк таш өстенә генә.
Оят! Бөтен дөньям сыдырылып бетте, тезләр шундак ук күпереп чыкты. Кеше күргәләгәнче дип, тизрәк сыдырылган җирләремне юарга мунчага кереп киттем», – дип яза Зөлфирә инстаграм сәхифәсендә.
Искәртеп китик, парлы җырчылар Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар 2019 елның август аенда никах туе уздырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк