Логотип
Хәбәрләр

Җырлаудан туктаганым юк!

Туфан Миңнуллинның «Утырып уйлар уйладым» китабында мондый юллар хәтердә калган: «Сәнгатьтә ике әйбер ошамый: беренчесе – үзешчәннең профессионал дәрәҗәсендә үзенә урын дәгъвалавы, икенчесе – профессионалның үзешчән дәрәҗәсенә төшеп халтура белән шөгыльләнүе». Өлге итеп куярлык сүзләр!

Аның белән сөйләшеп утырулары шундый җиңел һәм рәхәт. Ул беркайчан да масаймый, үзен тыйнак һәм тиешле тота. Моңлы иҗаты, хит җырлары белән дә тамашачысына якын ул. Сүз Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов турында барганын аңлагансыздыр. Үзенә быел 50 яшь тулса, Рәсим Низамов буларак чын-чынлап танылып иҗат итүенә 25 ел булган икән инде.

«Мин үземне 50дә итеп хис итмим әле! ди ул үзе.  Элек миңа бу яшьтәгеләр зур булып күренә иде. Ә бит 50 яшь ул ир-атның төп юбилейларның берсе дип санала. Юкка гына 60 яшьтә лаеклы ялга чыгармыйлар, димәк, ял итәр вакыт җиткән, дигән сүз. Хәер, артист кеше өчен билгеле бер яшьтә лаеклы ялга чыгу дигән нәрсә юктыр, ул бит гомере буе халыкка хезмәт итә. Минем укытучым – Татарстанның халык артисты Мингол Галиев 83 яшендә минем белән бер сәхнәдә җырлап йөри икән, безгә «булды, миңа җитте, ял кирәк», дип әйтергә оят булырга тиеш. 50 яшьтә инде артка борылып караганда – эшләгән эшең, киләчәктә тагын да күбрәк мөмкинлегең бар”.

«Җырчы белемле булырга тиеш»

«Артка борылып карау» дигәннән, Сез укытучы булырга укыган кеше. Җыр тормышыгызга кайчан килеп керде?

Җыр минем балачактан юлдашым булды. Без үскәндә авылда бердәнбер чыганак – диварда эленеп  торган радио һәм телевизор иде. Анда барган татарча концертларны тыңлый-тыңлый, халык җырларына мәхәббәт уянды. Һәм мин, мәктәпне тәмамлагач, Казан Дәүләт Педагогия институтының музыка факультетына укырга килдем. Ләкин музыка укытучысы булып эшләргә туры килмәде миңа. Студент вакытта «Татар җыры» Халыкара бәйгесендә катнашып беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдым. Һәм Казан Дәүләт Консерваториясенә укырга кердем. Шул елларда мин сәхнәгә тартылып, Харис Нигъмәтҗанов ансамблендә эшләдем. Мин анда үзем өчен бик кирәкле мәктәп уздым.

Иҗатыгызга 25 ел дисәк тә, Сез студент вакытта ук төрле районнарга концерт белән йөргәнсез. Иң беренче тапкыр сәхнәгә чыкканда дулкынланганыгызны хәтерлисезме?

Ул бит беркайчан да онытылмый торган хис. Һәр чыгыш алдыннан дулкынланасың, шулай булырга тиеш тә. Әгәр артист концерты алдыннан дулкынланмаса, димәк, аның иҗатына карата мөнәсәбәте үзгәргән дигән сүз. Ягъни, ул «Әйдә, ярар» дигән караш белән эшли башлый. Артист булу – җаваплылык, дулкынлану – организмның тамашачы алдына чыгарга әзерләнүе ул.

Сезнең заманда популяр булу авыр идеме?

Мин туксанынчы елларда укуны тәмамладым. Ул елда без үзебезне кайсы илдә яшәгәнне белми идек – Советлар Союзы таркалган вакытлар... Әйткәнемчә, чыганаклар санаулы –  «Татарстан» радиосы һәм телевизорда бер-ике канал гына бар иде. Ул вакытта «фильтр» көчле иде – худсоветлар аша чүп-чарлар үтмәгән. Сүз уңаеннан, анда безнең Харис Нигъмәтҗанов белән яздырган 6-7 җырның барысы да кереп калды. Менә хәзер дә фильтр кирәк вакытка җиттек булса кирәк. Бер мең җыр була алмый бит инде?! Кешене белемсез килеш тә популяр итеп була, әмма җырчы ясап булмый. Гомумән, популярлык бит ул кызык нәрсә: кемдер бер көндә танылып китәргә мөмкин, ә кайберәүләр бу этапка озак еллар килә. Бүген популяр булып, иртәгә инде югалучылар бар – монысы башка мәсьәлә. Иң беренче чиратта артист белемле булырга тиеш. Бары тик профессионал яктан белем алган, үз дәрәҗәсен саклап калуга омтылган җырчы гына сыйфатлы җырлар тәкъдим итә ала.

Хәзер белемсезе дә җырлый шул...

Һәр эшнең үз профессионалы булырга тиеш. Бүгенге көндә шуның кадәр җырчы бар дип кычкырып йөрү мескенлек ул, мин аны мактана торган әйбергә санамыйм. Сәхнәгә омтылу әйбәт, сүз дә юк. Яшьләрнең тизрәк сәхнәгә чыгып популяр буласы киләдер. Әмма беренче чиратта сәхнәгә чыкканчы син төп белем алырга тиешсең. Музыка уку йортларында дүртәр, алтышар ел укытулары юкка түгел.

Моң һәм сагыш турында

Сезнең белән әңгәмәгә әзерләнгәндә, «Сәхнә»нең 2002 елгы санында басылган интервьюны укыдым. Сез анда «Җыр сагыну, сагыш аша туа», – дисез. Моң һәм сагыш Сезнең өчен нәрсә ул, Рәсим абый?

Мин ул әңгәмәне хәтерлим: Данил абый Салихов белән шаян гына сөйләшеп утырган идек. Гомумән, үзем белән бәйле язмалар чыккан газета-журналларны җыеп барам. Моң-сагышка килгәндә, шигъриятне карасак та, элекке җырларны тыңласак та, халкыбызның моңлы икәнен аңлыйбыз. «Моң» сүзе үзе дә башка телләргә тәрҗемә ителми. Ул халыкның үткәненнән дә килә торгандыр. Тәгаен моңның каян килгәнен беребез дә әйтеп аңлата алмыйдыр. Мәсәлән, халкыбызның бер җырын алыйк – без аны «Җанкай-җанаш» дип йөртәбез. Ул чынлыкта «Казанның алыну көе» дип атала:

Атландым да

Атның ай биленә,

Өч әйләндем

Казан каласын.

Җылама, җаныем,

Ник җылыйсың?

Барыбер бездән

Аерылып каласың.

Менә бу – татарның ачы сагышы. Һәм ул бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Аның төп эчтәлеге бит Казанны яулап алу турында. «Җыр ни өчен сагыштан туа?» дигән сорауга җавапны үткәннән эзләргә кирәктер.

«Җыр телне саклый»

25 еллык иҗатыгызда хит буларак танылган җырларыгыз да шактый булды. Хәзерге яшьләр дә сезне тыңлый. Шулай да үзегезне тамашачыны тиешле дәрәҗәдә тәрбияләдем дип саныйсызмы?

Мин шырдый-бырдый җырлар башкармадым. Чөнки җыр ул кешене тәрбияли. Җырның көе ничек кенә матур булмасын, кешегә күбрәк сүзе тәэсир итә, шуңа күрә ул мәгънәле булырга тиеш. Телне саклау буенча күп бәхәсләр бара. Безнең тел бетәргә тиеш түгел. Ә телне саклаучы әйбер ул – җыр. Ул иң беренче кеше колагына барып ирешә. Русча сөйләшеп йөргән бала да җырны ишетә, шуның аша аңа татар теле керә.

Җырчы җырны популяр итәме, әллә инде җыр җырчынымы?

Икесе дә. Җырны чыгарганда синдә бераз күрәзәчелек тә булырга тиеш. Бу җыр халыкка үтәчәкме? Көе белән сүзе бер-берсенә тәңгәл килгәнме? – Моны алдан сизәргә кирәк. Андый җырлар минем күп. Композитор Сәүбән Чуганаевтан «Ай хай дөнья» белән «Болытлар агар инде» җырларын үзеннән сорап алган идем. Алар тиз вакыт эчендә халык күңелен яулады. Тагын бер нәрсә бар – җырчыга ошаганы халыкка да ошый дигән сүз түгел. Кайбер җырлар бер сезонда гына башкарыла да «торып тора». Күпмедер вакыттан соң яңартылып башкарыла.

Юбилей алдыннан бөтен репертуарны карап чыгарга туры килде. Барлыгы 300дән артык җыр җыелган икән. Бер концертта бөтенесен дә җырлап бетерү мөмкин түгел, бер егермесе җырланса бик әйбәт инде.

Сезнең «Каеннар арасында» җырын белмәгән кеше юктыр...

Беренче клиплар төшерелгән елда «туды» бит ул. Аның чыннан да үзенчәлеге бар иде. Тамашачы өчен яңа тавыш булуым белән беррәттән җыр бер-берсен тулыландыргандыр. Әмма ул җырны мин генә күтәрдем димәс идем, аны миннән соң да җырлаучылар булды. Ләкин җырны кем иң беренче башкара – ул җыр шул кешенеке булып кала. Җырны кабатлау рәхәт, сүз дә юк. Тик мин аны профессионал эше дип түгел, ә үзешчәнлек дип саныйм. Профессионал кеше җырны үзе тудыра. Туфан Миңнуллинның «Утырып уйлар уйладым» китабында мондый юллар хәтердә калган: «Сәнгатьтә ике әйбер ошамый: беренчесе – үзешчәннең профессионал дәрәҗәсендә үзенә урын дәгъвалавы, икенчесе – профессионалның үзешчән дәрәҗәсенә төшеп халтура белән шөгыльләнүе». Өлге итеп куярлык сүзләр! Сәхнәгә «бер тапкырга ярый» дип чыгарга кирәкми. Минем бер тапкыр да халык алдына чыгып «плюс»ка авыз ачып торганым булмады, үземнең тавышка җырладым.

Рәсим абый, хәзер элекке җырларны яңартып заманча итеп башкару еш күзәтелә. Сезне популяр иткән җырларны яшь җырчыларга башкарырга бирәсезме?

 Минем җырны яңа җыр дип җырлап караучылар булды. Исемен әйтмим, шундук аңа шалтыратып әйттем: «Иң элек миннән сорарга кирәк иде», – дидем. Җырның бит ике авторы бар – алардан рөхсәт сорарга кирәк. Әзер җырны җырлау иң ансат әйбер, ә менә җырны тырышып тудыру – башка мәсьәлә. 20 ел элек мин аны автордан алып кайттым, «тудырдым». Ә ул мине күчергән дә алган! Бу һаман да шул профессионал булам дия-дия үзешчәнлеккә әйләнеп кайту инде. Ул аннары шалтыратып гафу үтенде һәм бүтән җырламады. Мин ул җырны бүгенге көндә дә җырлыйм.

Җырларны яңартырга кирәк, килешәм. «Каеннар арасында» җырын җырлаудан туктатырга тырышам, әмма әлегәчә аны туктата алган юк – һаман сорыйлар. «Сагындым сөйгәнемне» җырын да халык ярата.

Тормыш биргән дәрес

Гаиләгез турында да сөйләшик әле?

Мин 22 яшемдә өйләндем. Ул вакытта иртә өйләнү дөрес булгандыр. Яшь чакта балалар белән үзең дә үсәсең, ярдәмеңне күбрәк күрәләр. Хәер, тормыш кору – һәркемнең шәхси эше. Шулай да, хатын-кыз карьера дип вакытын әрәм итәргә тиеш түгел, аның бурычы – бала үстерү. Без тормыш иптәшем белән бер институтта укыдык, ул бүгенге көндә балалар бакчасында мөдир булып эшли. Ике ул үстердек – Рүзәлгә 26, Равилгә 16 яшь.

Сезгә тормыш нинди дәрес бирде?

 Мин кайчандыр дуслар күп дип уйлый идем. Ә бит алар яши-яши кими икән. Бер йодрык кадәрле дустың булса, син инде бәхетле кеше. Шөкер, таяна алырдай дусларым бар. Тормыш миңа чын дуслыкның сынаулар аша килгәненә төшендерде. Мин бүген үземә нәрсә кирәген беләм, үткән юлым билгеле, үз принципларым бар. Иң мөһиме, җан тыныч булсын. Мин инде үземә таянып яшәрлек яшькә җиттем. Иҗаттан киткәнем – җырдан туктаганым юк. Ул һәрвакыт минем белән.

Күңелле әңгәмә өчен рәхмәт, Рәсим абый! Иҗатыгызны яратучылар артып торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк