«Юктан чыга бит ызгыш!» – Рәфинә Ганиуллина
Популяр җырчы Рәфинә Ганиуллина бәйрәм уңаеннан «оригиналь» бүләк тарихы белән уртаклаша.
Язның иң күркәм бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затларыбыз бик күп бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре ала. Татар эстрадасы артистлары да берничә көн дәвамында социаль челтәрләрдә яраткан тамашачыларын матур бүләкләр һәм чәчәкләр белән сөендерде.
Популяр җырчы Рәфинә Ганиуллина бәйрәм уңаеннан «оригиналь» бүләк тарихы белән уртаклаша. (Текст үзгәртелмәде. - А.Г.)
«Өч ел элек миңа Рәзил 8 март бәйрәменә таба бүләк иткән иде. Ну ачуым чыккан иде ул вакытта. Ләкин тора-бара бу таба минем якын дустыма әйләнде.
Бер көнне шул табада гөмбә белән бәрәңге кыздырдым.
Иң элек кызган майлы табага суган белән гөмбә турап салдым, аннары озынча итеп туралган бәрәңге җиппәрдем. Тозлап, су өстәп, капкач белән томалап куйдым. Шуннан, пешеп җитәрәк өстенә шакмаклап атланмай куеп чыктым да тагын бераз томалап тордым! Аның өйгә таралган хуш исләре... Рәзил табасы белән бөкләп тә куйды. Берзаман, эче авырта башлады. Шуннан рәхәтләнеп талаша башладык!
Сездә дә шулайдыр инде ул?
Юктан чыга бит ызгыш!
– Ник күп ашадың соң дим?
– Тәмле итеп пешермә идең, узең гаепле, ди!
Минем тәмам ачуым чыкты!
– Ярар инде, упкәләтәсем килмәгән иде, борын яфракларыңның кабарганын гына күрәсем килгән иде, ди.
Минем дөрестән дә, ачуланганда борын яфракларым кабарып, күбәләк канатлары шикелле җилпенә башлый.
Шуннан?
Шуннан бирле бүтән бәрәңге кыздырганым юк әле!
Ни гаҗәп – талашкан да юк!
Гел әрләшми торсаң да куңелгә нәрсәдер җитмәгән кебек була икән ул..
Əй, ярар, иртәгә тәмле итеп бәрәңге кыздырам әле!» – дип шаярта җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк