Логотип
Хәбәрләр

«Юмор бар, акыл юк»

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров Яңа Гасыр телеканалында баручы «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында кунакта булды. Алып баручы Зәмирә Рәҗәповага Данир үзенең балачак истәлекләрен һәм һөнәр сайлау юлында очраган кызыклы хәлләрен сөйләде.

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров Яңа Гасыр телеканалында баручы «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында кунакта булды. Алып баручы Зәмирә Рәҗәповага Данир үзенең балачак истәлекләрен һәм һөнәр сайлау юлында очраган кызыклы хәлләрен сөйләде.

«Хореография бүлегендә бөтен уку рус телендә, ничек кенә үз фикеремне русча дөрес итеп әйтеп бирергә икән, дип аптырап бетә идем. Хәтта миңа «дикий татарин» дип кушамат та тактылар», – дип искә ала Данир. Казан мәдәният институтының хореография факультетына укырга кергән яшь артист Салават Зәкиевич җитәкчелегендәге «Татар эстрадасы» бүлеге аша узып китеп йөри торган булган. «Анда татарча сөйләшәләр, татарча җырлыйлар – җанга якын инде, рәхәт!»

Озак та үтми, әти-әнисе белән киңәшләшкәч, бию бүлегеннән Салават Фәтхетдиновның эстрада бүлегенә күчәргә карар кыла Данир. «Без ул бүлеккә күчәргә теләүчеләр 3 егет идек: хореография бүлегеннән мин, калган икесе курчак театры бүлегеннән һәм театраль бүлектән. Өчебезнең беребез генә керәчәк. Вокал укытучысы Римма апа Ибраһимовага барып җырлап күрсәткәч, «Энем, туры әйтәм, ачуланма, тавышың әллә ни юк инде», – диде. – Ләкин Салават абыең юмор хисе булган, алып бару осталыгы булган студентларны, шаян һәм импровизациягә осталарны ярата, бәлки шул ягың белән үтәрсең, диде».

«Иң беренче театраль факультеттан килгән егет керде, тегеннән «Каян кердең?» – дип сорыйлар. «Театраль факультеттан», – дип җавап бирде дә үз осталыкларын күрсәтеп чыкты. Аннары курчак театры бүлегеннән күчәргә теләгән егеткә дә шул ук сорауны бирделәр. Мин кергәч, миннән дә «Каян кердең?» – дип сорады Салават абый. Мин «Абзый, күрмисезмени, ишектән!» – дидем. Шуннан Салават абый «Менә бит, бу балада юмор бар, акыл юк – үтсен», – диде».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк