Логотип
Хәбәрләр

Юрий Шатунов «Ласковый май»да күпме акча эшләгән

90нчы елларда зур популярлык казанган «Ласковый май» төркеменең элеккеге солисты Юрий Шатуновның бүгенге көндә шактый бай кеше булуын беләбез. Хәзер артист хатыны һәм ике баласы белән Мюнхен шәһәрендә...

90нчы елларда зур популярлык казанган «Ласковый май» төркеменең элеккеге солисты Юрий Шатуновның бүгенге көндә шактый бай кеше булуын беләбез. Хәзер артист хатыны һәм ике баласы белән Мюнхен шәһәрендә тора һәм елына 40тан да артык концерт куймый.

Юрий әйтүенчә, аның бернинди бизнеслары юк, бүгенге көндә ул бары тик иҗат белән генә шөгыльләнә. Артистның иң соңгы төшерелгән клибы 400 мең долларга төшкән икән.

«Ласковый май» төркеменең алыштыргысыз җитәкчесе Андрей Разин төркемнең керемнәре турында сөйләгән. Аның әйтүенчә, төркем популяр вакытта концертлардан кергән акчаларны зур капчыкларда сакларга туры килгән хәтта. Ул вакытта бу акчалар Шатуновның кулына бирелмәгән, ләкин төркемнән киткәндә җырчы үз өлешен таләп иткән.

Нәтиҗәдә, «Ласковый май» төркемендәге эшчәнлеге өчен Андрей Разин Юрий Шатуновка 10 миллион доллар акча түләгән. Моннан тыш продюсер Шатуновка «Ласковый май» төркеменең җырларын бушлай җырларга рөхсәт биргән. Бүгенге көндә дә артист концертларында 90нчы елларның популяр хитларын башкарып, игътибар үзәгендә тора.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @shatunov_music

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк