Логотип
Хәбәрләр

«Зөләйха күзләрен ача» фильмын төшерү өчен Казан урамнарын япканнар

Узган ялларда Казанның Кремлевская урамы вакытлыча ябылган. Бу хакта казанлылар социаль челтәрләрдә хәбәр итә. Мәгълүм булганча, әлеге урында «Зөләйха күзләрен ача» фильмының съемкалары бара. Универс...

Узган ялларда Казанның Кремлевская урамы вакытлыча ябылган. Бу хакта казанлылар социаль челтәрләрдә хәбәр итә. Мәгълүм булганча, әлеге урында «Зөләйха күзләрен ача» фильмының съемкалары бара.

Университетская урамыннан алып Астономическая урамына кадәр машина йөри торган юл махсус техника белән капланып куелган. Әлеге үзгәрешләр вакытлыча, 10 октябрь 18.00 сәгатькә кадәр сакланачак.

8 серияле «Зөләйха күзләрен ача» фильмы «Россия-1» телеканалы заказы буенча агымдагы елның сентябрендә Лаеш районында төшерелә башлады. Фильмда төп рольне Чулпан Хамматова башкара.

 

Алсу Габдуллина

Фото – Инстаграм @kazan.novosti

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк