Логотип
Хәбәрләр

Үз шулпасында пешкән аш

Данир Сабиров инстаграм сәхифәсендә укучыларына җайлы, үз суында пешкән аш рецепты тәкъдим итте. Сез дә пешереп карагыз әле аның рецепты буенча.

Данир Сабиров инстаграм сәхифәсендә укучыларына җайлы, үз суында пешкән аш рецептын тәкъдим итте. Сез дә пешереп карагыз әле аның рецепты буенча.

Кирәк булачак:

сыер ите;
бәрәңге;
кишер;
баклажан;
ташкабак;
кызыл борыч;
помидор;
көнбагыш мае;
кәбестә яфраклары;
суган;
куркума;
зира;
тоз;
борыч.

Итне шакмаклап турыйбыз, өстенә тоз һәм борыч сибәбез. Суган саласыз һәм болгатасыз. Шулай ук куркума, зира сибәсез һәм яхшылап болгатасыз. Шакмаклап туралган бәрәңге, кишел, баклажан, ташкабакны, помидор белән кызыл борычны саласыз. Көнбагыш маен саласыз. Соңгы итеп кәбестә яфрагы белән каплыйсыз һәм плитәдә 1,5 сәгать дәвамында томалыйсыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк