Логотип
Хәбәрләр

Закир Шаһбанның хатыны иреннән җәберләүләр кичергән

Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан социаль сәхифәсендә тәүге тапкыр гаилә коруы турында яза. Елата...

Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан социаль сәхифәсендә тәүге тапкыр гаилә коруы турында яза. Елата...

Баксаң, Закирның да, Гөлүсәнең дә беренче тапкыр гына гаилә коруы түгел икән. Гөлүсә беренче тапкыр 17 яшендә кәләш булган. Ул шул көндәге фотосын әбүнәчеләренә күрсәтеп, болай дип язган:

«Бу фотода миңа бер айдан 18. Әй, юләр кызый, башың бер дә булмаган синең…

Язмышыммы, әллә ялгышыммы… Ничә еллардан соң да әлеге сорауга җавап таба алмыйм. 18 яше дә тулмаган килеш (кызыма 17 яшь тулды, күз алдына китерергә куркыныч), әле яңа гына унсигезе тулган егеткә… Юк, әлбәттә, бернинди алданусыз, беренче тапкыр зур өметләр белән, зур итеп туйлар үткәреп. Бу – беренче тапкыр әти-әни теләгенә каршы килүем иде.

Сигез ай да булмаган килеш бөтен хыялларым челпәрәмә килде. Өметләр акланмады. Хәзер генә аңладым, бернинди ярату булмаган безнең арада. Әле дә хәтеремдә: туй көнне йола буенча кияүнең дуслары мине урлап, урамда кар көрте артына яшерделәр һәм мине оныттылар… 30 минутлап көткәч, үзем чыктым. Туйдан соң бер ай чирләп интеккәнемне хәтерлим. Сигез ай эчендэ күпме кыйналу, җәберләүләрнең, күз яшенең сәбәбен әле дә аңламыйм. Озак вакыт үтте, ләкин хәтер саклый икән ул», – дип язган Гөлүсә Шаһбан.

«Хәзер нинди тормышта яши ул кеше?» – дип кызыксынган инстачы шагыйрәнең беренче ире турында.

«Өч тапкыр өйләнгәнен беләм. Башка берни белмим», – дип җавап биргән ул.

Үзенчәлекле язмышлы олы талант иясе булган хәзерге ире Закир белән алар кыз үстерде, бер-берсен терәк булып яшиләр дип беләбез. Бәхетләре гомерле булсын иде.

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк