Логотип
Хәбәрләр

Зәринә Асылкаева: «Ул мине кеше булганым өчен яратсын!»

Ул үзенең нәфис буй-сыны, зәвыклы киенүе, моңлы тавышы белән җәлеп итә. Җырлары белән тамашачы күңелен яулаган җырчы Зәринә Асылкаева – «Сәхнә»дә кунакта. Үзе белән якыннан танышыйк.

  • Мин Әлмәттә туып үстем. Әтиәнием миңа яхшы тәрбия бирергә тырышты һәм ул аларның килеп чыкты дип уйлыйм. Алар өчен кешеләрдә намуслылык сыйфаты беренче урында тора, шуңа алар үзләре дә бик яхшы күңелле кешеләр. Әтием һөнәре буенча эшмәкәрлек өлкәсендә эшләсә дә, үзе өчен генә җырлый, музыка уен коралларында уйный, элегрәк шигырьләр дә язгалады. Бәлки иҗатка тартылу миңа аның кызыксынуыннан да күчкәндер. Безнең гаиләдә «Син моның белән шөгыльлән!» дигән кушулар булмады, мин йөрисе килгән түгәрәкләрне дә үзем сайладым: каратэ, биюгә йөрдем, музыка мәктәбендә укыдым. Әмма анда беренче баруым болай булды: иптәш кызыма ияреп, компания өчен генә барган идем – бик ошаттым, үземне дә шунда укыган кебек хис иттем. Икенче көнне мин кабат килдем, әлбәттә, анда укымагач, мине чыгарып җибәрделәр һәм иң элек укырга керергә кирәклеген әйттеләр. Ул вакытта елаганымны хәтерлим. Ләкин озак та үтмәде, әни мине музыка мәктәбенә бирде.
  • Җырчы булырга теләгәнегезне шул вакытта аңладыгызмы?
  • Мин кечкенә чагымнан ук инде җырчы булырмын дип хыялландым. «Йолдызлар фабрикасы» кебек тапшыруларда катнашырга теләдем. Хыялым ничек кенә көчле булмасын, көннәрдән бер көнне җырчы булырмын дип уйламадым.
  • Шулай да, иҗат дөньясына атлаган беренче адымнарыгызны искә төшерик әле.
  • Музыка мәктәбенә кергәч, мин рус телендә параллель рәвештә җырлар яздым. Нигә рус телендә генә дисәгез, безнең гаиләдә русча сөйләштеләр, чөнки әни татарча сөйләшми иде, әти үзе татарча да сөйләшә. Мин дә рус телендә сөйләшеп үстем. Татар телен яхшы аңлыйм, ләкин сөйләшергә авыррак, гәрчә, татар мәктәбендә укысам да. Тик мин өйрәнәм, телемне шомартам. Иҗатымның беренче вакытларында акцентым булгач авыррак иде. Хәзер инде ул алай ук ишетелми. Тугызынчы сыйныфта мин рус телендәге җырымны төрле программаларга җибәрдем, Мәскәүнең бер институты мине тыңлап карарга чакырды. Әмма әтиәниемә бердәнбер кызларын үзен генә еракка җибәрү авыр булды, Казанда укырга тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, мин 11 классны тәмамлагач, юридик юнәлеш буенча укырга кердем.
  • Көтелмәгән булды бу...
  • Төпле, җитди белем кирәк диделәр. Бездә артист һөнәре җитди кабул ителми бит ул. Күпләр җырлауны җиңел дип уйлыйлар, янәсе, «Сәхнәгә чыгып җырлауның нәрсәсе бар?» дип кабул итәләр. Ләкин артист булу бик зур тырышлык, вакыт, мөмкинлек сорый торган өлкә: образ, сценарий уйла, репетиция, җырлар яздыру, клиплар, репертуар... Ә юрист булып мин бер ай эшләдем – ошамады. Күңелемдә җырчы булу хыялы яшәде – университеттагы чараларда да җырлый идем, иҗатны ташламадым, җырлар яздым.
  • Эстрадага ничек килеп кердегез?
  • Университетны тәмамлагач, элекке ирем белән таныштым. Өйләнештек тә, башка илгә күчендек, чөнки иремә укырга кирәк иде. Аз вакыт кына таныш булуыбыз һәм инде холыкларыбыз туры килмәү сәбәпле аерылыштык. Мин Казанга кайттым һәм очраклы рәвештә артистлар компаниясенә кушылдым. Илназ Гарипов белән татарча дуэт яздырдык. Ә иң беренче татар телендәге җырым – «Йөгереп кенә».
  • Сезне татар тамашачысына таныткан җырлар кайсылары булды?
  • «Чәчәкләр» һәм «Син генә» җырларын аеруча яратып кабул иттеләр. «Чәчәкләр»не яңартып башкаруымны әле дә сорыйлар. Яңа җырлар иҗат ителсә дә, элеккеләрен онытмыйлар.
  • Сезне башка артистлар ничек кабул итте?
  • Тормышымда гел яхшы кешеләр очрады, күп артистлар булышты. Мин берәркайчан алар белән танышырмын дип уйламаган да идем.
  • Эстрадада дусларыгыз бармы?
  • Бу бик шикле сорау. Дус бит ул – синең белән озын юлны үткән һәм һәрчак янәшәңдә булган якын кеше. Әлбәттә, минем балачак дусларым бар. Минем эстрадага кергәнемә әле аз гына вакыт узды, шуңа кистереп кенә әйтә алмыйм. Мин бәхәскә керә торган кеше түгел, барысы белән дә яхшы аралашам. Ләкин барыбер һәр профессиядә, эштә конкуренция дигән нәрсә бар һәм булачак. Мин башка артистлар уңышы өчен һәрчак сөенәм. Һәркемнең үз юлы, тыңлаучылары бар. Эстрадада үз тамашачысын бирергә куркалар кебек.
  • Җырчылардан кемнәрне тыңлыйсыз?
  • Мин бик күп җырчыны тыңлыйм: Салават Фәтхетдинов, Әлфинә Әзһәмова, Илмира Нәгыймова, Гөлназ Асаева, Алия Карачурина, Ришат Төхвәтуллин. Һәр җырчының җырларын яратам. Рус эстрадасыннан Akmal', Jony ошый. Бигрәк тә яралы мәхәббәт җырлары ошый. Ә үзем бәхетле мәхәббәт темасына язарга, җырларга яратам. (Көлә.)
  • Сез ике телдә дә җырлыйсыз, тамашачыларыгыз арасында татарлар күбрәкме, руслармы?
  • Татар аудиториясе күбрәк. Ләкин шунысы бар: минем җырларны яттан белеп тә, нәрсә турында икәнен аңламыйча тыңлаучы руслар да шактый. Алар тәүге концертыма да килгәннәр иде. Иптәш кызымның плейлисты татар җырларыннан гына тора.
  • Концерт дигәннән, узган ел булган беренче концертыгызны искә төшерик әле...
  • Сәхнәгә чыккач, беренче ун минутында бик куркыныч һәм дулкынландыргыч булган концерт иде ул. Аннары шундый җиңел булып китте ки, әйтерсең, мин көн саен концерт бирәм. Аңа кадәр көн саен концерт куючы артистларга соклана килдем һәм аны оештыру нинди зур хезмәт икәнен үз мисалымда да аңладым. Икенче көнне бик күп җылы кайтавазлар килде. Әлбәттә, канәгать калмаган тамашачылар да булды, аларның арттан сөйләгәннәрен миңа җиткерделәр. «Үзе зал җыя алмаган, артистларны күп чакырган» һәм «Әтисе залдагы бөтен урынны сатып алган» , – дигән фикерләр иде ул. Аның каравы, уңай тәэсирләр күбрәк ишетелде, хәзер инде киләсе концертка тотынабыз. Казан, Әлмәт, Яр Чаллыда куярга ниятлибез.
  • Шулай да, тәнкыйтьне ничек кабул итәсез?
  • Мин элек интернеттагы фикерләрне укый идем. Берсендә Балида ял иткәндә һава шартлары начарайды, мин бу хакта социаль челтәрдә сөйләп керттем. Рамазан ае иде ул. Шул сөйләгәнемне кайсыдыр паблик үзенә алып, минем купальниктан төшкән фотолар белән керттеләр. Комментарийларны караган идем... «Изге айда ничек болай төшеп кертергә мөмкин?» кебек фикерләрне күрдем. Хәзер инде андыйга иммунитет барлыкка килде. Кешегә беркайчан да ярап булмаячак: кемдер урамдагы кояшка сокланырга, ә кемдер зарланырга мөмкин. Шуңа минем исем китми.
  • Сезнең өчен хатынкыз бәхете нәрсә ул?
  • Гаилә, янәшәдә якыннарың, яраткан ирең булу. Тормышта үзеңне табу.
  • Күңелдә йөрткән ират образы бармы? Янәшәдә нинди кешене күрергә теләр идегез?
  • Ул миннән югарырак булсын иде. Җырчы булмасын, әмма иҗатыма уңай карасын. Көнләшүчеләр бихисап бит. Намуслы, тәртипле, уртак кыйммәтләребез булган кешене күзаллыйм. Ул мине медиа кешесе булганым өчен түгел, ә кеше булганым өчен яратсын иде.

Күптән түгел бер видео керттем. Мин анда үзем белән таныштырам да, болай дим: «Минем кияүгә чыгасым килә. Мин гаиләне үзем тәэмин итәргә әзер, дусларың белән очрашырга җибәрәм, һәм башкалар...» Әлбәттә, бу шаярту катыш төшерелгән гап-гади видео иде, ике көн эчендә аны миллион кеше карады һәм язылучылар күп булды. Мине иң гаҗәпләндергәне – шундый күп ир-атлар «Мин риза!» дип яздылар. Видео шундый танылу алгач, мин инде икенче өлешен дә уйладым. (Көлә.) Без ир-атны гаиләне тәэмин итүче, ә хатын-кыз гаилә учагын саклаучы итеп күрәбез, ә монда хатын-кыз җилкәсендә яшәргә әзер булучы ир-атларның шактый күп булуын аңладым.

  • Сезгә танышырга теләп күп язалармы?
  • Бик күп... Концертта да иратлар күбрәк иде. Минем кием кибетем бар иде, шунда танышырга еш килделәр, кемдер минем белән таныштырырга әнисен дә алып килде. Хәтта артымнан күзәтеп торырга да килгәләделәр. Кибетне ябуымның бер сәбәбе шул булса, икенчедән, вакытым да җитми башлаган иде. Әле минем бер тугры фанатым бар, ул берәр матчка бара да, «Зәринә, миңа кияүгә чык!» дигән плакат тотып төшә, шул рәвешле интернетта миңа тәкъдим ясый.
  • Әңгәмәне сезнең соңгы яңалыклар белән тәмамлыйк әле!
  • Күптән түгел яңа җырым чыкты, хәзер клип төшерәбез. Блогер Эльвира Хан белән дуэтыбыз чыгачак. Кыскасы, иҗат итүдән туктаган юк, һәрчак эзләнүдә, хезмәттә!

Фотолар җырчының шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021