Зинира һәм Ризат Рамазановларда – зур шатлык

Киләсе ел алар өчен бик бәхетле булмакчы.

Эстрадабызның иҗади гаиләсе Зинира һәм Ризат Рамазановлар икенче тапкыр әти-әни булачак. Бу хакта «Татар радиосы» инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

«Бәхет тынычлыкны ярата, кычкырып йөрисебез килми», – ди алар үзләре.

Быелгы ел Рамазановлар өчен иҗат ягыннан да уңышлы булды. Җырлы гаилә «Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында «Иң халыкчан дуэт» исеменә лаек булды. Ә «Башкорт җыры» фестивалендә Башкортстанның иң популяр дуэты булып танылды.

Сабый исән-сау тусын, игелекле бала булсын, дип теләргә генә кала.

Чыганак: Кызыл таң

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2026
0
3
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Сәйяр-fest» фестивалендә катнашучылар игътибарына
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минем Татарстан
  • Минем Татарстан
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы