Логотип
Хәбәрләр

Зиннур Хөснияр: «Китап бастыру өчен кредит алдым»

8 июльдә Зиннур Хөснияр 60 яшьлек юбилеен каршылады. Аңа уңышлар, сәламәтлек телибез. Иҗат дәртегез беркайчан сүрелмәсен!

8 июльдә Зиннур Хөснияр 60 яшьлек юбилеен каршылады. Аңа уңышлар, сәламәтлек телибез. Иҗат дәртегез беркайчан сүрелмәсен!



«КИТАП БАСТЫРУ ӨЧЕН КРЕДИТ АЛДЫМ»


60 яшьлеген 6 роман белән каршылаучы язучылар бармы икән ул бүгенге әдәбиятта? Язучы-прозаик Зиннур ХӨСНИЯР турында әйтүем. Моннан тыш «Сәхнә» журналының баш мөхәррире, продюсер, дистәләгән җыр, хикәя, повестьлар авторы да ул.



«ҮЗЕҢ ӨЧЕН ДИП ЭШЛӘГӘН ӘЙБЕР ЯХШЫ БУЛА»


— Сез — сабыйлар өчен татарча беренче төсле журнал «Салават күпере»нә нигез салган кеше. 30 елдан артык басылып килгән журналны бүген чит илләрдә яшәүче татар балалары да укый. Уңыш сере нидә икән?
— Чынлап та, татар тарихында сабыйлар өчен андый төсле журнал беркайчан булмаган. 1989 елны Татарстан Язучылар берлеге, эшмәкәр-журналист Солтан Сәлимҗанов белән берлектә басыла башлады ул. Совет-фин уртак предприятиесе бурычка акча биреп тора иде, журналны сатып бетерәм дә әҗәтне кире кайтарам. Журнал өчен кәгазь, буяулар Финляндиядән кайтартылды.
Шәхси журнал соңрак дәүләт карамагына күчте. Хәзер аны кызым Зилә Хөснетдинова җитәкли. Журнал бөтенләй үзгәрде. Заман белән бергә атлый. Президент ярдәме белән медиа-студиябез ачылды. Интерактив рәвештә эшләү мөмкинлегебез бар.
Уңыш сере — журналны үз балаларыма кызыклы булсын дип чыгардым. Иң башта басманың макетын улым белән кызыма алып кайтып күрсәтә идем. Читтән күзәтәм, кайсы битләре ошый, кайсын тиз генә күз йөртеп алалар. Үзгәртәбез, бизибез. Кыскасы, бары үзең өчен дип, күңелеңне биреп эшләнгән әйбер генә сыйфатлы, уңышлы була.


«МӘГЪНӘЛЕ УЕННАР, ФАЙДАЛЫ ТАПШЫРУЛАР»


— Балаларның күбесе бүген интернетта. Аларны социаль челтәр ятьмәсеннән ничек тартып алырга?
— Компьютерлар без балалар үстергәндә дә бар иде. Интернет та, балалар да гаепле түгел, үзебез моннан проблема ясыйбыз. Улым Булат гел компьютерга тартылды. Без көне буе эштә. Парольләр дә куеп карадым. Компьютерның шнурын эшкә алып киткән чакларым да булды. Аннары юлын таптым. Бер китап сайлап бирәм, шуны укырга, эчтәлеген сөйләргә кушам. Аннары ике сәгать компьютерда уйнарга рөхсәт итәм. Ярты елдан җайга салынды. Үз-үзен контрольдә тотарга өйрәнде. Хәзер дә китапны яратып укый. Чыбык, кырыс законнар белән түгел, барысын да җайлап аңлату үтемлерәк. Бала әти-әни сүзен тыңламый дигәнгә ышанмыйм. Тигез, әхлаклы гаиләдә алай була алмый.

— Тиздән табадан төшәргә торган романыгыз нәрсә турында?
— Берничә ел элек “Зөләйха кыйссасы” дигән повесть басылган иде. Анда авылдан шәһәргә килеп фахишәгә әйләнгән кыз турында сөйләнә. Шул әсәрдән соң почтама хат килде. “Минем тарихны сезгә дус кызым сөйләгән. Сез язып чыккансыз. Әти укып, мине таныды. Борчылып, ашказанында яман шеш булды”, — дип мине гаепләгән бу. Башта шаяртадыр дип уйладым. Аннары бу кыз белән аралашып киттек. Ул да үз тарихын сөйләде. Артист, модель булам дип, начар кулларга эләгеп, алданып, чит илгә сатылган кызлар бар. “Хур кызлары” дигән романым шул хакта. Тигез гаиләсендә, гореф-гадәтләр белән тәрбияләнгән татар кызы кайда да үз намусын югалтмый, начар юлга басмый. Күп нәрсә тәрбиядән килә. “Хур кызлары” ике айда язылды. Ул кесә китабы форматында булачак. Аудиоформаты да чыгачак.

— Юбилеегызны ничек уздырырга җыенасыз?
— Көз көне берәр театрда үткәрермен дип торам. Үзенә күрә иҗадый хисап бит бу. 60 санын яратмыйм икән. Күңел һаман 18 дә. Мин һәрчак шул Хөснияр. Адым саен гашыйк булам — кошлар тавышына, матурлыкка, геройларымның хәленә кереп, үзем дә сизмәстән елыйм. “Хур кызлары” романы басылганнан соң, сафлык турында яшьләрнең фикерен белергә теләп, конференция уздырасым килә. 60 яшьлегемә бер елда 5 китап бастыру максатын куйдым. Аның икесе — новеллалар тупланган “Трагедиягә ике билет” китабы һәм балалар өчен шигырьләр җыентыгы чыкты. Тагын өчесенә акча кирәк. Моның өчен банктан ярты миллион сум кредит алдым. Аллаһ ярдәм итәр дип уйлыйм. Алтын багана утыртыр өчен акча сорамыйм бит, ниятем изге. Бик җитди, мөһим бер повестем табадан төшәргә тора. Ул Суслонгер урманнарында әби-бабайларыбыз күргән авырлыклар турында.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

ТУЛЫ ӘҢГӘМӘ — Ирек мәйданы газетасында 15 нче июль санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк