Логотип
Хәбәрләр

Зөлфәт Зиннуровтан яңалык

Зөлфәт Зиннуров фильмда төшкән. Бу хакта ул инстаграм дуслары белән уртаклашты.

Зөлфәт Зиннуров фильмда төшкән. Бу хакта ул инстаграм дуслары белән уртаклашты.

«Мөхәммәт Мәһдиевның «Без 41нче ел балалары» әсәре буенча төшерелә торган фильмда катнашырга насыйп булды. Чакыручыларга, оештыручыларга, барлык артистларга зур рәхмәт!

10-15 минутлык эпизод булгандыр минем, күп булса. Менә шуны төшерер өчен бер көн үтеп китә. Андагы аппаратура, андагы ут, андагы нечкәлекләр, ууу… Бик нык дулкынландым. Махсус берничә көн кырынмадым, чәчне һәм тырнакны кисмәдем. Ул монологымны ятлаулар… Театр, кино артистларына Алла ярдәм бирсен! Үз ролемне җиренә җиткереп башкарган булсам гына ярар иде» – дип яза ул инстаграм битендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк