Логотип
Хәбәрләр

Зәмирә Рәҗәпова: «Аллаһыма чиксез рәхмәт!»

Күптән түгел танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова өченчегә әни булды. Бүген исә, Зәмирә белән Максимның кызларына төгәл бер ай тулган.

Күптән түгел танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова өченчегә әни булды. Бүген исә, Зәмирә белән Максимның кызларына төгәл бер ай тулган.

«1 ай кызлы тормыш! Аллаһыма чиксез рәхмәт!

Әтисе – Камилә янында эреп китә. Кайчак төнлә дә торып кулында тирбәтеп йөри (мине йоклата). Аңлавымча, Максны буйсындыра алырдай кеше барлыкка килде бу дөньяда, алайса моңарчы теш үтми иде. 

Аяз – кайтып керу белән өстен дә салмыйча Камилә янына кереп китә, ахырда ачуланып, куып чыгарам. Аннары курткасын сала да, кулын юарга онытып, тагын кереп җитә. Тагын чыгарып җибәрәм, аннары мәктәп формасыннан... Кыскасы, ярата!

Данил – бик сер бирми. Әмма Камиләгә «елак», «капризулька», «засранка», дисәм, бик сөенә, кабатларга куша шул сүзләрне. Ләкин бишек җырын бик теләп башкара. Кычкырып җырлап жибәрә, хәтта күршеләр уяна.

Менә шулай яшәп ятыш, Аллага шөкер», – дип яза Зәмирә үзенең инстаграм битендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк