Логотип
Хәбәрләр

Зәмирә Рәҗәпова: «Гарьләнеп елыйсым килде»

Кичә «Россия 1» телеканалында Гүзәл Яхина романы буенча төшеререлгән «Зөләйха күзләрен ача» фильмын күрсәтә башладылар. Социаль челтәрләр бу фильм турындагы фикерләр белән мыжлап тора. Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова да үз фикерен белдерде.

Кичә «Россия 1» телеканалында Гүзәл Яхина романы буенча төшеререлгән «Зөләйха күзләрен ача» фильмын күрсәтә башладылар. Социаль челтәрләр бу фильм турындагы фикерләр белән мыжлап тора. Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова да үз фикерен белдерде.

Сериал Динә Гарипова башкаруындагы «Ай былбылым» җыры белән башланып китә. Зәмирәгә иң ошаганы да шул гына булган икән. Чөнки Зөләйханың ире Мортазаны күргәч, татарлар дөньяга таныла инде дип сөенгән алып баручының хыяллары чәлпәрәмә килә. Анда сыерны кыйнау күренеше бар, хайван кызгандыра, аннан да бигрәк фон буларак шушы җырның яңгыравы берничек тә башка сыймый, дигән фикердә Зәмирә. Аның фикеренчә, татар ирләре бит андый түгел, аларны без Мәһдиев, Гыйләҗев романнары аша башкача дип беләбез. Электән кулакларны вәхши буларак күрсәтергә тырышалар, чынлыкта бит алар барысына да үз көчләре белән ирешкән кешеләр. Зөләйханың кайнанасын ничек сурәтләүләре дә ошамый Зәмирә Рәҗәповага, кайнаналар усал булса да, алар ак яулыктан, намазлы булганнар, монда күрсәтелгәнчә, бер баласы өчен башкаларын күкрәк сөтеннән мәхрүм итмәгәннәр. Шулай ук интим күренешләр дә чиркангыч. Ә менә актерлар уйнавы, декорацияләргә сүз әйтеп булмый, дигән фикердә Зәмирә Рәҗәпова.

Ә сез дуслар, карадыгызмы фильмны? Нинди фикерләр уятты ул сездә? Әле бит беренче генә серияләре, алга таба ни булыр.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Карадыгызмы??? . . . Карадым. Чынлап беренче кадрда "Ай былбылым" Динэ Гарипованын челтер тавышы белэн кунелен эретте. Хэер.. караганнардан ин ошаган кадр шул булды! Татарны доньяга танытабыз, дип иртэрэк соенгэнемне балта белэн сыер чапкан вэхши Мортазаны кургэч, анладым. Сыерны кызганып, аннан да бигрэк Гарьлэнеп елыйсы килде. Хэм ин "утергэне" "...Тан алдыннан чуть-чуть килэ Сандугачлар сайравы...", дигэн бэллур жыр канлы, вэхши куренештэ фон буларак янгырый??‍♀️. Менэ шулай итеп таныттык мени инде узебезне??? Татар ирлэре андый тугеел!!! Безнен ирлэр тыйнак, чиста, жыйнак кына сакаллы.... мин кечкенэдэн татар ирлэрен М.Мэхдиев, И.Гази, А.Гыйлэжев эсэрлэреннэн ботенлэй башкача дип белэм. Эйе, торлесе булгандыр, тик Мортазанын жыелма образ буларак гомумэн татар ирлэрен тамашачы алдына китереп бастыра. Аны бит инде, башкача да тасвирларга булгандыр, чонки эсэрнен топ идеясенэ ул бит барыбер зыян салмый. Безгэ электэн, кулакларны хэшэрэт итеп курсэтеп тэрбиялэлелэр. Баксан, "Кулак "дигэн ярлык ул бит эле хэшэрэт, дигэн суз тугел. Э уз коче белэн , тир тугеп, мал булдырган крестьян. Хэер бу хакта озак бэхэслэшергэ момкин. Э Золэйханын кайнанасы ?. Бу бер дэ татар эбисе тугел, ниндидер убырлы карчык. Эйе, усал булган дилэр элек кайнаналарны, лэкин бит алар ак яулыклы, намазлы, чиста эбилэр. Э монда ул ни сойли , имеш 3 баласын кукрэк сотен бирми ачка утергэн, Эстэгыфирулла. Менэ шулай таныттылар татар аналарын, татар хатыннарын?. Э мэчеттэ урыс чекистларынын интим куренеше, я Аллам... монда бер генэ суз - мыскыл!!! Бу эле беренче генэ серия... нилэр курэсе булыр?‍♀️. Ин ошаганы, узебезнен @ildar3522 уйнаган кадрлар булды. Менэ татарлык, динлек энэ шул кадрларда куренеп алды, шокер. Актерлар уены, декорациялэр тел теш тидерерлек тугел. Тик менэ, кунелдэ авыр хис калды... белэсезме ничек? Балларча чын кунелдэн алдану, ниндидер упкэ, кимсену кебек хис калды.... #зулейхаоткрываетглаза . . Э сезгэ ничек? . . .PS: ИЧМАСАМ МОХЭММЭТ МЭХДИЕВНЫН "БЕЗ 41 НЧЕ ЕЛ БАЛАЛАРЫ" ЭСЭРЕН ТОШЕРСЭЛЭР, 75 ЕЛЫККА МЕНЭ ДИГЭН БУЛЭК БУЛЫР ИДЕ ТАМАШАЧЫГА.

Публикация от Замира Ражапова- Куприянова (@zamira266)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк