Зәмирә Рәҗәпова: «Мине чәйнәүдән туктагыз! Әрсезләрне урыннарына утыртам»

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова шәхси аккаунтыннан тыш, рецептлар аккаунтын алып бара. «Остабикә» сәхифәсендә Зәмирә җайлы, тиз, тәмле, үзе кулланган рецептлар урнаштыра.

Тәнкыйть утына салынмаган артист яки танылган шәхесләр калмагандыр ул, мөгаен. Әмма кайвакыт җәмәгать арттырып китеп, әлеге артист халкының ачуын чыгаруы мәгълүм. Узган көнне соңгы урнаштырылган язмаларның берсе негатив язучы кешеләргә багышланган.

«Минем аккаунтка кереп, минем рецептларны чәйнәүдән туктагыз!!! Моның өчен мин сезне блокка җибәрәчәкмен! Сездән киңәш сорап язганым юк!.. Әйе, мин усал! Әрсезләрне урыннарына утырта беләм!», – ди Зәмирә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
653
0
3
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Салават Фәтхетдинов куанычы белән уртаклаша!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Сходить в кафе или отложить на отпуск?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы