Логотип
Хәбәрләр

Зәмирә Рәҗәпова: «Әниләр ярдәм итмәсә нишләп бетәр идем...»

Безнең гаиләдә «үз балагызны үзегез карагыз», дигән сүз юк. Бар бала да үзебезнеке.

Билгеле булуынча, әни-әти өчен без һәрчак бала булып калачакбыз. Күп кенә авыр тормыш ситуацияләрендә нәкъ менә ата-аналар безгә аларны җиңеп чыгарга булыша, һәрвакыт безнең таянычыбыз булып торалар.

Шул исәптән Зәмирә Рәҗәпова әниләре һәм якын кешеләренә инстаграм аша рәхмәтен белдерде. «Менә сез мине маладис дисез, шундый матур сүзләр язасыз. Чын күңелдән зууур рәхмәт. Мактау сүзләренә иң беренче чиратта бүгенге постымның геройлары лаеклы!.. Балалар мәшәкать түгел, ләкин алар зур игътибар һәм көч таләп итәләр. Аларны сәламәт, конкурентлыкка сәләтле шәхес итеп үстерим дисәң, тормышыңы аларга гына багышларга кирәк. Ә карьера???!! Торып тора инде! Монда я берсе, я икенчесе. Минем очракта икесен дә тигез итеп алып баруда, мин ике әниемә биик тә рәхмәтле. Әниләр ярдәм итмәсә нишләп бетәр идем. Безнең гаиләдә «үз балагызны үзегез карагыз», дигән сүз юк. Бар бала да үзебезнеке. Макс белән без чыннан да иртәдән кичкә кадәр эшкә чумган, ләкин безнең күңел тыныч, балалар ышанычлы кулларда», – ди Зәмирә.

Популяр алып баручы шулай ук үзенең дустын рәхмәтләде. Аның сүзе буенча, ул Аязны – Зәмирәнең олы улын, үзенең баласыдай яратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк