Логотип
Хәбәрләр

Зәмирәдән акча таптыралар

Күпчелек кеше артистларны, блогерларны бай кеше дип беләләр. Хәер, башкалар кан-тир түгеп тапкан акчаны җайлы керем дип уйлыйлардып. Шул исәптән, кайбер затлар оялмыйча блогер һәм артистлардан акча сорыйлар. Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова да инстаграм тасмасында акча сораучы укучылары турында язган.

Күпчелек кеше артистларны, блогерларны бай кеше дип беләләр. Хәер, башкалар кан-тир түгеп тапкан акчаны җайлы керем дип уйлыйлардып. Шул исәптән, кайбер затлар оялмыйча блогер һәм артистлардан акча сорыйлар. Әле узган атнада гына Блогер Гүзәл Хөснетдинова әбигә тору урыны булдыру өчен 3 миллион хәер акчасы җыйганын белгәч, кайбер яшь кешеләр Гүзәлгә акча сорап яза башлаганнар.

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова да инстаграм тасмасында акча сораучы укучылары турында язган.

«Телефон шалтырый. Чыбыкның икенче башында хатын-кыз тавышы:

– Зәмирә, исәнмесез!

– Исәнмесез!

– Аптырап шалтыратам, ярдәм итегезче?

– Ни булды?

– Гаиләбез таркала, ярдәм кирәк.

– Ә мин ничек булыша алам соң?

– 59 мең сум акча биреп торыгыз әле. Тиененә кадәр кайтарам...

Гаиләнең киләчәге 59 мең сум тора икән, ул таркала, җәмәгать. Ватсапта смс: «Зәмирә, ярдәм итмәссез микән, кызыма 14 яшь, матур киенергә ярата, гел яңа кием сорый, яшь кыз бит, ә мин ялгыз ана. Җиткерә алмыйм».

– Ә сез эшлисезме?

– Әйе, шәфкать туташы.

– Буш вакытыгыз бармы?

– Бар инде. Мин 3 көн эшлим, 3 көн ял итәм.

– Ялларда нишлисез? Менә минем бер дустым ялларында массаж ясый, система куеп йөри.

– Ой, юк, мин эштә дә бик каты арыйм.

– Әйдәгез, челтәрле бизнеска.

– Ә мин сезне инстаграмнан бик яхшы кеше дип уйлаган идем!»

Бу аның соңгы смс булды миңа. Мин дә матур киенергә яратам, «карт кыз» булсам да!

Тагын берсе: «Зәмирә, исәнмесез. Миңа бер елга «под расписку» 1 миллион биреп торыгыз әле. Ирем ташлап китте, ипотека ябасы бар. Мин сезгә ай саен түләп торыр идем», – дип яза. Бер миллион! «Аяк астында» гына ята бит ул!

«Зәмирә, сәлам, 30 мең бир әле, 30 мең нәрсә инде ул синең өчен. Ирем кредитка «айфон 12» алган, миңа әйтмичә, менә хәзер түли алмыйбыз» – мине бу юлы акча сорау факты түгел, 130 меңлек телефонны кредитка алу факты бик гаҗәпләндерде. Ник?!

Бу әле исемдә калганнары гына! Таныш-белештән сорыйсың инде ул, үземнең дә авыр чаклар булмады түгел анысы. Инстаграм аша кызык, ә иң кызыгы – мин эш тәкъдим итәм, ризалашмыйлар.

Руслар әйтмешли: «а что так можно было, что ли?», а мин, дурак, көне-төне эшлим», – дип яза Зәмирә инстаграм тасмасында.

Нәфис сүз һәм юмор остасы Алмаз Мирзаянов та бу хакта фикерен белдерде. «Әни үлде, ашын үткәрергә акчабыз юк, бер атнадан кайтарам» – дигәнгә ышанып акча бирдем. Кире кайтарса да берәр сборга күчерермен дип уйлаган идем. Алдадылар. Жәл түгел, ләкин ...» – дип яза Алмаз.

Фото: @zamira266

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк