Логотип
Хәбәрләр

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Су болгана да бер тына ул»

«Элвинга: «Син өйләнгәч бераз олыгаеп киткән кебек?!» – дип әйттем.

Зәйнәб Фәрхетдинова инстаграм битендә Элвин Грей белән уртак фото урнаштырган.  Халык артисты Юльякшинның соңгы вакыйгалар өчен нык борчылганын белдерде.

«Элвинга: «Син өйләнгәч бераз олыгаеп киткән кебек?!» – дип әйттем.

«Хатыннан да уңдым, Аллаһка шөкер. Әллә нинди ялалар тагып, күңелне борчыйлар, Зәйнәб апа. Шуңа эч поша! Мин бит матурлык, тигезлек өчен үзем. Бер кешегә дә авырлык килүен теләмәдем», – дип җавап бирде ул.

«Әйе шул, күңелең матур синең, тавышыңда, күзләреңдә күренә ул!

Җырчы, композитор Гүзәлияне котларга килгәч очраштык, сөйләшеп алдык.

Кешеләрнең дә язда хисләре ташыган чагы, табигатьтә йомычканың йомычкага менгән чагы… Бар кеше мәхәббәт, аралашу, наз көтә! Концертта бер аралашып алгач, эмоцияләр тигезләнә, без шулай яшибез бит инде. Эмоциясез артист – артистмыни ул?! Азактан баш авыртачагын уйламыйбыз!

Ярый, борчылма, су болгана да бер тына ул!

Бердәмлек – тигезлекнең нигезе! Кемнең җыры әле ул?» – дип язган җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк