Логотип
Якыннан килеп кара

Агыла да болыт агыла...

 Тынлык... Уйларыннан, хис-кичерешләреннән арынырга ашыкмаган тамашачы бер мәл аңына килеп, аягүрә басып сәхнәдәге артистларны алкышлар белән күмде. Озак кына аларны җибәрергә теләмәде. Кул чабудан...

 Тынлык... Уйларыннан, хис-кичерешләреннән арынырга ашыкмаган тамашачы бер мәл аңына килеп, аягүрә басып сәхнәдәге артистларны алкышлар белән күмде. Озак кына аларны җибәрергә теләмәде. Кул чабудан туктагач кына уч төпләремнең уттай януын сиздем. Тамашачы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тәкъдим иткән “Агыла да болыт агыла...” премьерасын менә шулай җылы итеп, уч төбенә ут капканчы кул чабып, каршы алды.

Спектакль классик шагыйрь Хәсән Туфан шигырьләреннән һәм Туфан Миңнуллин тарафыннан күптән язылган “Агыла да болыт агыла...” пьесасындагы диалоглардан тора. "Агыла да болыт агыла" Камал театрында шигърияткә нигезләнеп эшләнгән беренче драматик спектакль. Шагыйрнең сикәлтәле тормышының авыр елларын чагылдырган әсәр шул чорда язылган шигырьләре белән хронологик тәртиптә үрелеп барды. Рольләрне Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов, театрның яшь актерлары Илнур Закиров, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Йосыф Бикчәнтәевлар башкарды. Яшь шагыйрь Хәсән Туфан ролен Раил Шәмсуаров башкарды. Әлеге роле белән үзенең артист буларак үсештә булуын дәлилләде. Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова белән Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевләрнең уллары Йосыф дебьюты белән үзен өметле артист буларак күрсәтте.

Спектакль “Лу”га (шагыйрь хатыны Луизага яратып шулай дип эндәшә торган булган) багышланган хат белән башланып китте. Еракка төбәлгән күзләр сагыну һәм ярату белән чигелгән хатны укый... Сәхнә читендәге егетләр шагыйрьнең шигырьләрен сөйли, аның сүзләренә язылган җырларны инструментлар ярдәмендә башкара. “Әйткән идең әгәр сөя калсаң...” бу җырны күпләр белә, тамашачы да кушылып җырлады. Туфан аларның янәшәсендә басып тора, шул ук вакытта бик ерак та, әйтерсең аның күңеле генә биредә. Менә кинәт ниндидер үзгәреш һәм алар барысы да вагонда, ә вагон каядыр ашкына. Аларны бары тик утлар гына озатып кала. Вагонга бергә эләгеп латыш егете Паулус, украин егете Мартинюк һәм тагын ике егет белән танышуын, алга таба шулар белән якыннан дуслашуын режиссер бик җылы тасвирлый. Тиешле урынга килеп җитү белән аларның барысын да чыбыркылап диярлек куып төшерүләре, төрмә ишегалдында качып, “Почта” дип язылган агач тартманы бер-берсенә ипләп һәм сак кына биреп, шигырьләр укып, төрмә диварының теге ягына ыргытулары, сәхнәнең арткы өлешендә шомлы итеп кара болытлар йөзүе дә бик көчле тәэсир калдырды.

Илдә ниләр бар икән:

Юллар зәңгәр кар микән?

Һавадагы алсу шәүлә

Пожар микән, таң микән?

Илдә ниләр бар икән?

Спектакльнең сөргенлектә үткән елларын гәүдәләндергән өлешендә урыс кызы – Клавдияне уйнаган Камал театрының яшь артисты Айгөл Абашева бу образны бик дөрес һәм үтемле итеп бирә алды. Ире сугышта үлеп, яшьли тол калган әлеге хатын Туфанны бик якын итә, ошата. “Өйлән син миңа! Минеке бул”, – ди ул аңа. “Тәнне юып була, җанны юып булмый! Ул бит көтә мине”, – дип җавап кайтара шагыйрь. Күренекле драматург Туфан Миңнуллин: “Хәтта Х.Туфанны урыслар да “святой” дип йөрткәннәр. Шагыйрь йөрәгендәге чамасыз сагыш хисләре аның әүлиялеген барыбер басып киткән бит. Шулай булмаса, йөрәкләрне актара торган, күңелләрне сызлата торган шигырьләр яза алыр идемени шагыйрь?”, – дип әйтә торган булган. Сөргенлек елларын тасвирлаган өлештә режиссер да биредәге халыкның шагыйрьгә карата булган хөрмәтен, җылы мөнәсәбәтен күрсәтә алган.

Сәхнә бизәлешенә тыйнаклык хас. Ләкин бу тыйнаклык Хәсән Туфанның үзенең да матур сыйфаты. Ут куелышы да кызыклы. Агачтан ясалган күчеп йөри торган ике дивар сәхнәдә йорт күренешен дә, вагонны да, төрмә диварларын да яхшы күзалларга ярдәм итте. Сәхнәнең арткы өлешендә күңелгә шом салып, кара болытлар йөзде, салмак көй астына шул елларда язылган шигырьләр укылды... Күпме моң, сагыну, ярату, борчу салынган ул юлларга. 

(Дәвамы "Сәхнә" журналының март санында)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк